Муса Мирзәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Муса Мирзәев latin yazuında])
Муса Мирзәев
әзери. Musa Mirzəyev

М.А. Мирзәев (1933-2016)
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Әли Муса Абдулла угълы Мирзәев

Туу көне

26 гыйнвар 1933(1933-01-26)

Туу урыны

Бакы

Үлү көне

29 гыйнвар 2016(2016-01-29) (83 яшь)

Үлү урыны

Бакы

Җирләнгән:

Бакуда II Шәрәфле җирләү аллеясе[d]

Эшчәнлек еллары

1958

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Азербайджан Азербайджан

Һөнәрләр

композитор

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

симфония, камера музыкасы

Коллективлар

Азәрбайҗан дәүләт филармониясе

Хезмәттәшлек

Бакы музыка академиясе

Бүләкләр

Шәрәф ордены

Муса Мирзәев, Муса (Әли Муса) Абдулла угълы Мирзәев, әзери. Musa (Əli Musa) Abdulla oğlu Mirzəyev (1933 елның 26 гыйнвары, Бакы2016 елның 29 гыйнвары, шунда ук) — композитор, Азәрбайҗан ССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), Азәрбайҗанның халык артисты (2006). М. Магомаев исемендәге Бакы филармониясенең сәнгатъ җитәкчесе (1978-1979). Г. Хаҗибәков исемендәге Бакы музыка академиясе профессоры (2006-2016). ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1952 елдан). Азәрбайҗан президенты стипендиаты.

Татарстан Җөмһүрияте дәүләт һимнын аранжировкалаучы — симфоник оркестр өчен әзерләүче (1998).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елның 26 гыйнварында Бакыда туган. Башлангыч музыкаль белемне композиторлар мәктәбендә (Азәрбайҗан ССР атказанган укытучысы Ләйлә Морадова сыйныфы) (1947) алгач, Асаф Зәйналлы исемендәге музыка техникумын (1951), Г. Хаҗибәков исемендәге Бакы дәүләт консерваториясен (ССРБ халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Кара Караевның композиторлык классы) (1958) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1958 елдан Азәрбайҗан дәүләт радио һәм телетапшырулары комитетының яшьләр хоры концертмейстеры.
  • 1978-1979 елларда Азәрбайҗан дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе.
  • 1979 елдан, композитор буларак, иҗат белән генә шөгыльләнә.
  • 1992-1993 елларда «Шур» музыка нәшриятында эшләгән.
  • 1993 елдан гомеренең азагына кадәр Бакы музыка академиясендә укыта.
  • Азәрбайҗанның Ләнкарән районы композиторлар берлеге рәисе.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатында төп урынны симфоник музыка алып тора. Оркестрны яхшы белүче буларак, музыка образлары тудыру өчен оркестр чараларының бай арсеналын киң куллана. Гармония теле кызыклы һәм бай. Музыка тукымасын баетуның полифония ысулларын оста файдалана. Иҗат иткән әсәрләрендә фактура төрлелеге, форманы иркен куллану, музыка драматургиясен кору осталыгы күзгә ташлана. Әсәрләрендә ватандарлык темасы белән беррәттән лирик-шигъри образларга да урын бирелә.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Оркестр өчен 4 өлештән торган Беренче симфония
  • Скрипка өчен концертлар
  • Кыллы уен кораллары оркестры өчен поэмалар («Тантаналы поэма», поэма-ноктюрн, «Ләнкарән турында легенда» поэмасы-фэнтэзи (1990), «Бәйрәм поэмасы» һ.б.)
  • Көнчыгышның даһи шагыйре Сәгъди иҗатына багышланган «Сәгъдине укыгач» симфоник поэмасы
  • «Бөек сәнгатькәр Гозәер Хаҗибәковка багышлау»
  • М.Ю. Лермонтов шигыре буенча язылган «Яз» романсы
  • С. Есенинның «Фарсы мотивлары» нигезендә язылган вокаль-симфоник поэма (1975)
  • Әфрасияб Бөдәлбәйлинең «Гыз галасы» (тат. Кыз каласы) балетының яңа редакциясен (1992) эшли.
  • Фикрәт Әмировның «Низами» балетын тәмамлый.
  • Балалар өчен «Яшүсмерләр альбомы» фортепиано шәкеле

Әсәрләре Бөтенсоюз радиосы оркестры, Мәскәү филармониясе оркестры, Кырым симфоник оркестры, Татар дәүләт филармониясенең симфоник оркестры (дирижер Р. Салаватов) тарафыннан башкарыла.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы Ильяс Мирзәев (11.05.1961), композитор, кинофильмнар өчен музыка яза.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рустем Яхин. Материалы,воспоминания, документы (төзүчеләре Й. Исәнбәт, К. Таҗиева). Казан: ТКН, 2002. ISBN 5-298-01130-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]