Мәдинә Сакаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәдинә Сакаева latin yazuında])
Мәдинә Сакаева
Тугач бирелгән исеме: чеч. Мадина Хасмагомедовна Сакаева
Туу датасы: 8 март 1951(1951-03-08) (73 яшь)
Туу урыны: СССР, Казакъстан ССР, Караганды өлкәсе
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү еллары: х. в.
Юнәлеш: шигърият, балалар әдәбияты
Жанр: шигырь, хикәя, әкият, мәсәл
Иҗат итү теле: чечен теле
Бүләкләр: Әбүзәр Айдамиров исемендәге медаль (2024)

Мәдинә Сакаева, Мәдинә Хасмагомед кызы Сакаева (чеч. Мадина Хасмагомедовна Сакаева, 1951 елның 8 марты, СССР, Казакъстан ССР, Караганды өлкәсе) ― совет һәм чечен язучысы, лирик әсәрләр: хикәяләр, балалар шигырьләре, әкиятләр авторы [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 8 мартында Казакъстан ССРның Караганды өлкәсендә туган. 1968 елда урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган һәм «Туган тел һәм әдәбият укытучысы» белгечлеге буенча Кабарда-Балкар университетына укырга кергән, әмма язмыш ихтыяры белән университетны тәмамлый алмаган. Укытучы булырга дигән хыяллары тормышка ашмаса да, күпкырлы иҗаты аша үзенең укучыларын тапкан.

Урыс-Мартан районы Гойты авылында яши[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шигърият белән мәктәп елларыннан ук мавыга. Өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә проза, поэзия әсәрләре яза.

Әсәрләренең төп темасы ― әти-әнигә, Ватанга, туган телгә мәхәббәт[3].

Әсәрләре «Нана»[d] (чечен теленнән «Әни»), Орга[d] («Аргун елгасы»), Стелаӏад[d] («Салават күпере»), Вайнах[d] («Безнең кешеләр») республика журналлары битләрендә басылып чыга. 2024 ел башында «Нана, дийцахьа туьйра» китабы басылып чыккан. Анда балалар өчен шигырьләр, чечен телендә хикәяләр, әкиятләр һәм мәсәлләр кертелгән. Алар барысы да вайнах колориты белән сугарылган.

2024 елның мартында Яр Чаллыда нәшер ителүче «Мәйдан» журналында Мәдинә Сакаеваның Айгөл Әхмәтгалиева тәрҗемәсендә татар телендә шигырьләре басылган.

Чечен һәм ингуш халкының 1944 елдагы аянычлы язмышын (1944 елда чеченнар һәм ингушлар депортациясе) чагылдырган «Приказано забыть»[d] (Онытырга боерылган) фильмында (режиссер Хусейн Эркенов, Грозный-фильм студиясе, 2014) төп рольләрнең берсен башкаручы буларак билгеле.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Улы.
Оныгы Айна Саидовна Исаева, җырчы, ЧР халык артисты[5] [6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Творческий вечер. МБОУ СОШ № 48 г. Грозного - Официальный сайт, 07.12.2022(рус.)
  2. Учащиеся Гойтинской школы №3 познакомились с творчеством поэтессы Мадины Сакаевой. МБОУ «Ищёрская СОШ» - Официальный сайт, 13.10.2022(рус.)
  3. Презентация книги Мадины Сакаевой. spchr.ukit.me, 30.01.2024
  4. В Национальной библиотеке ЧР им. А.А. Айдамирова состоялась презентация книги Мадины Сакаевой. Российский Исламский университет им. Кунта-Хаджи Вконтакте, 31.01.2024
  5. Исаева Айна
  6. Чеченский соловей Айна Исаева

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәкаләләр

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]