Натан Рыбак
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 21 декабрь 1912 (3 гыйнвар 1913) |
| Туу урыны | Ивановка[d], Якимовская волость[d], Елисаветград өязе[d], Херсон губернасы, Россия империясе |
| Үлем датасы | 11 сентябрь 1978 (65 яшь) |
| Үлем урыны | Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
| Үлем сәбәбе | Юл-транспорт казасы |
| Күмелү урыны | Байкове зираты[d] |
| Язма әсәрләр теле | украин теле |
| Һөнәр төре | язучы, прозачы |
| Сәяси фирка әгъзасы | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
| Сугыш | Алман-совет сугышы |
| Әгъзалык | СССР язучылар берлеге |
| Жанр | историческая художественная литература[d] |
| Бүләкләр | |
Натан Самойлович Рыбак (1912/1913 — 1978) — Украина, совет язучысы. Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты.
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Танылган украин язучысы Натан Самойлович Рыбак Украинаның Яңа Архангел районы Ивановка авылында 1913 елның 3 гыйнварында (иск.10 декабрь, 1912 ел) яһүд гаиләсендә туган.
Җиде сыйныф тәмамлагач, фабрика-завод техникумында, аннары Киев химик-технологик институтта белем алган.
1931 елдан үзен әдәби иҗатка багышлаган. «Комсомолец Украины», «Комсомольская правда» гәҗитләренә языша, «Молодой большевик» журналында хикәяләре һәм очерклары басыла.
1934 елдан ССРБ Язучылар союзында әгъза булып тора.
1940 елдан ВКП(б) әгъзасы. Бөек Ватан сугышы елларында «Сталинский Сокол» фронт гәзите хәбәрчесе була.
Н. С. Рыбак 1978 елда автомобиль һәлакәтендә һәлак була. Киевта җирләнгән.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Беренче хикәяләр җыентыгы "Сугыш юллары буйлап" («Дорогами борьбы»), шикәрзаводы эшчеләре тормышына һәм хезмәтенә багышлана, ул 1931 елда басылып чыга.
"Туп көбәкләре көнчыгышка карый" ("Пушки жерлами на восток"; 1934), "Оноре де Бальзакның хатасы" ("Ошибка Оноре де Бальзак"; 1940), "Переяслав радасы" ("Переяславская рада"; 1-2 нче китаплар, 1948-53), "Мундирсыз солдатлар" ("Солдаты без муниров"; 1967) романнары дөнья күрә.
Башкортстанда эвакуациядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Бөек Ватан сугышы елларында берничә ел Өфедә яши . "Башкортстан кояшы" ("Солнце Башкирии") очерклар китабында һәм "Корал үзебез белән" романында ("Оружие с нами"; икесе дә — 1943) тыл хезмәтчәннәренең фашизмны җиңүгә керткән каһарман хезмәте, сугыш елларында Башкортостанга эвакуацияләнгән башка халык вәкилләре белән башкортларның дуслыгы китерелгән. Натан Рыбак әсәрләрен башкорт теленә Нәҗиб Иделбай тәрҗемә иткән.
Экранлаштыру
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Премияләре һәм бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Икенче дәрәҗә Сталин премиясе (1950)
- Октябрь Революциясе ордены (08.01.1973)
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (01.09.1945)
- ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены (24.11.1960; 24.01.1963)
- Алтын йолдыз ордены (02.08.1944)
- медальләр
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- С.Г.Сафуанов. Переяслав радасы //Әдәби Башкортстан. 1954. № 5.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Большая советская энциклопедия, БСЭ Натан Самойлович(үле сылтама)
- Рыбак, Натан Самойлович // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962—1978.
- РЫБАК Натан Самойлович. Башкорт энциклопедиясе. [1] 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган
- 3 гыйнвар көнне туганнар
- 1913 елда туганнар
- Россия империясендә туганнар
- 11 сентябрь көнне вафат булганнар
- 1978 елда вафат булганнар
- Киевта вафатлар
- Сталин премиясе лауреатлары
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Октябрь Инкыйлабы ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләкләнүчеләр
- ССРБ язучылары
- Украина язучылары
- 1978 елда вафатлар
- 11 сентябрь көнне вафатлар
- Русия империясендә туганнар