Нәфисә Хәйруллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәфисә Хәйруллина latin yazuında])
Нәфисә Хәйруллина
Туган телдә исем Нәфисә Шамил кызы Хәйруллина
Туган 3 февраль 1988(1988-02-03) (36 яшь)
Казан
Яшәгән урын Нурсолтан Назарбаев урамы[1]
Декабристлар урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
Һөнәре актриса
Ата-ана

Нәфисә Хәйруллина (Нәфисә Шамил кызы Хәйруллина) – драма актеры, Камал театры артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәфисә Хәйруллина

1988 елның 3 февралендә Казанда туган. Әнисе - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фирдәвес Хәйруллина. Әнисе кызын тәрҗемәче яисә табиб итеп күрәсе килсә дә, Нәфисә 14 яшендә артист булырга карар кыла. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, параллель рәвештә Камал театрында дәресләр ала. Әнисе вафат булгач, әнисенең сеңлесе Мәйсәрә апа гаиләсендә яши.

« Әнием актриса булуыма теше-тырнагы белән каршы иде[2] »

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүге ролен беренче курста укыганда уйный. Нәфисәнең сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук тәнкыйтьчеләр аның сәләт күәсенең ташып торуын шәйләделәр. Александр Домогаров, Чулпан Хаматова иҗатын үзенә өлге итеп ала[3]

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сериаллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Курчак туе» спектаклендә татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып анадан-тума чишенгән актриса, дип санала.
« Спектакльдә тулаем чишенергә түгел, билгә кадәр генә һәм сәхнәгә арка белән басарга кирәк дигән фикергә килдек [4] »
  • «Иң чибәр 40 татар кызы» Интернет-бәйгесендә 19- урынны ала (2012)[5].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлинә Хисаметдинова. Нәфисә Хәйруллинада итальян каны уйный. «Ватаным Татарстан», № 4, 12.01.2011
  2. Эльвира Мозаффар. Нәфисә. «Шәһри Казан», 2010 ел, 21 гыйнвар, № 7 (4739).
  3. Гүзәл Саттарова. Нәфисә Хәйруллинаны чишенергә кем мәҗбүр итте? «Аҗаган», 2009 ел, декабрь, № 12.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]