Нәҗип Мәхфүз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәҗип Мәхфүз latin yazuında])
Нәҗип Мәхфүз

Тугач бирелгән исеме: гарәп. نجيب محفوظ عبد العزيز إبراهيم أحمد الباشا
Туу датасы: 11 декабрь 1911(1911-12-11)
Туу урыны: Каһирә, Мисыр
Үлем датасы: 30 август 2006(2006-08-30) (94 яшь)
Үлем урыны: Каһирә, Мисыр
Ватандашлык: Мисыр
Эшчәнлек төре: язучы, драматург, сценарист.
Иҗат итү еллары: 1932-2006
Юнәлеш: романтизм, реализм
Жанр: роман, хикәя
Иҗат итү теле: гарәп
Премияләр: Әдәбият буенча Нобель премиясе

Нәҗип Мәхфүз (гарәп. نجيب محفوظ1911 елның 11 декабре, Каһирә2006 елның 30 августы, Каһирә) — киң билгеле Мисыр язучы-романисты, драматург, сценарист. 1988 елгы Әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗип Мәхфуз 1911 елда Каһирәдә, түрә гаиләсендә туа. Ул Каһирә университетында фәлсәфә һәм әдәбиятны өйрәнә, 1934 елда университетның фәлсәфә факультетын тәмамлый.

1972 елга кадәр дәүләт хезмәтендә була, башта министрлыкта (Ministry of Mortmain Endowments) эшли, аннары Сәнгатьләр бюросының цензура буенча директоры, Кино Фонды директоры һәм ахырда Мәдәният министрлыгының мәдәният эшләре буенча консультанты булып тора.

Мисырлылар санавынча, Нәҗип Мәхфуз либераль автор була һәм аның китаплары исламчыларга ошамаган. 1994 елда язучыга пычак белән фанатик һөҗүм итә һәм аны нык яралый. Бу хәлдән соң Мәхфузнең сәламәтлеге нык какшый, ләкин ул язуын дәвам итә 2006 елның июлендә Мәхфузне хастаханәгә салалар һәм ул үлеменә кадәр шунда ята.

Нәҗип Мәхфуз 2006 елның 30 августында вафат булды.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәҗип Мәхфүзнең беренче әсәрләрендә гадәти милли кыйммәтләр сурәтләнә. Аларны «Әл-мәҗәллә әл-җәдидә» журналында аның мөхәрире Сәләмә Муса нәшер итә. Муса яшь Мәхфүзкә көчле йогынты ясый һәм аңа язуын дәвам итәргә тәкъдим итә.

Беренче новеллалар җыентыгы (Акылсызлык җиле) 1938 елда нәшер ителә. Моннан соң фиргавеннәр чорына багышланган, романтик тарихи романнар языла.

Европа әдәбият сөючеләренә Мәхфүз 1950-еллар ахырында, аның «Каһирә трилогиясе» («Бәйн әл-Касрейн», «Кәср әш-Шөүк» һәм «әс-Суккарийә») нәшер ителгәч таныла. Каһирә гаиләсенең өч буын тормышын тасвирлап, язучы Мисыр тарихының социаль һәм сәяси вакыйгаларын ачып бирә.

1960-елларда Мәхфуз иҗатында үзгәрешләр була. Ул кече формаларга (хикәя) тартыла һәм әсәрләрендә күп урынны билгегә (символга) калдыра. Кеше үзен ялгыз итеп тоя торган җәмгыятьнең эволюциясе китереп чыгарган һәрдаим борчылу һәм газап чигү авторның «Карак һәм эт» (1961), «Иләһ яктылыгы» (1963), «Бытбылдык һәм көз» (1964), «Юл» (1964), «Фәкыйрь» (1965), «Нил янында гәпләшү» (1966), «Баллы ай» (1971) кебек әсәрләрендә чагыла.

Нәҗип Мәхфүз якынча 50 роман һәм повесть, 100 дән артык хикәя язган.

Язучының соңгы китабы 2005 елда нәшер ителә: ул үлемнән соң тормыш турында хикәяләр җыентыгы «Җиденче күк» була.

1988 елда Нәҗип Мәхфүзкә «реализм һәм бөтен кешелек өчен әһәмиятле гарәп хикәяләренең төсмер байлыгы өчен» Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе тапшырыла.

Романнарның яртысыннан артыгы экранизацияләнгән. Фильмнар гарәп дөньясында бик популяр.

Каһирәдәге Мөхәндисин районында аңа бронзадан ясалган һәйкәл куелган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]