Павел Миронов
Павел Миронов | |
---|---|
Туу датасы | 12 декабрь 1919 |
Туу урыны | Казан губернасы Чистай өязе, Рус Сарсазы авылы |
Үлем датасы | 26 апрель 1945 (25 яшь) |
Үлем урыны | Чехия |
Иялек | РСФСР→ ССРБ |
Гаскәр төре | кавалерия |
Дәрәҗә | Калып:ССРБ, кече лейтенант |
Җитәкчелек иткән | взвод |
Бүләкләр һәм премияләр |
Павел Миронов, Павел Андрей улы Миронов, рус. Миронов Павел Андреевич (1919 елның 12 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе, Рус Сарсазы — 1945 елның 26 апреле, Чехословакия, Брно) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946), танкка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры, кече лейтенант.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1919 елның 12 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Татарстанның Чистай районы) Рус Сарсазы авылында крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 7 сыйныфлы мәктәпне, Чистай шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган. Кама елга пароходчылыгында механик ярдәмчесе булып эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә.
1942 елдан фронта. Кече лейтенантлар курсын тәмамлаган. 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 8нче гвардия кавалерия дивизиясе 33нче гвардия кавалерия полкының танка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры булып хезмәт итә.
Чехиянең Брно шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак барган сугышта каһарманлык күрсәтә. Дошманның 1 танкын, 4 БТРын юк итә, 2 орудиесен сафтан чыгара. Пулеметтан атып, 50 гитлерчыны юк итә. Шул сугышта һәлак була. Брноның үзәк зиратында җирләнә[1].
1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946)
- Ленин ордены (15.05.1946)
- 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.4 (М-П). Казань, 2008.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ягодинский Е.А. Золотые Звезды речников.М., 1981.
- Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Бөек Ватан сугышының Үзәк музее сайты(үле сылтама)
- ↑ Пассажир елга теплоходы, archived from the original on 2020-09-23, retrieved 2016-10-19
- Әлифба буенча шәхесләр
- 12 декабрь көнне туганнар
- 1919 елда туганнар
- Чистай районында туганнар
- 26 апрель көнне вафатлар
- 1945 елда вафатлар
- Чехословакиядә вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар