Пи тормышы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пи тормышы latin yazuında])
Пи тормышы
ингл. Life of Pi
Жанр маҗаралар
драма
Режиссёр Әңг Ли[d][1][2][3][…]
Продюсер Әңг Ли[d][4]
Сценаричы Дэвид Мэги[d][4]
Оператор Клаудио Миранда[d]
Монтажчы Тим Скуайрес[d]
Көйязар Майкл Данна[d]
Киноширкәт Җитештерү:
20th Century Fox[d][5] һәм Rhythm and Hues Studios[d]
Дистрибьюция:
20th Century Fox[d], InterCom[d][6] һәм Netflix
Нәрсәгә
нигезләнгән
Жизнь Пи[d]
Озынлык 127 минут
Җыемнар 609 016 565 $[7]
Ил  АКШ
Тел инглиз теле, тамил теле, япон теле һәм француз теле
Дөнья күрү 26 декабрь 2012[8] (Алмания), 20 декабрь 2012[9] (Маҗарстан),
IMDb ID 0454876

«Пи тормышы» (ингл. Life of Pi) — Энг Ли[10] режиссёрының маҗаралар һәм драма жанрындагы 3D форматтагы фильм. Фильм Янн Мартелның 2001 елда бастырылган шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән. Премьерасы 2012 елның 28 сентябрендә Нью-Йорк кинофестивалендә үтте. АКШта фильм киң тамашага беренче тапкыр — 2012 елның 21 ноябрендә, Россиядә 2013 елның 1 гыйнварендә күрсәтелде.[11] Америка кино сәнгате институты әйтүенчә, бу фильм — елның иң шәп 10 фильмнарның берсе.[12]

Фильм сюжеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пи исемле бер ир-ат язучы Янн Мартел белән сөйләшә һәм әңгәмә барышында аңа үзе белән булган бер очракны бәян итә. Аңа 15 яшь булганда, әтисе (зоопарк директоры) алар бөтен гаилә белән Һиндстаннан Канадага күченергә һәм, үзләре белән хайваннарның яртысын алып, аларны шунда сатарга да, яңа тормыш башларга тиеш дип әйтә. Юлда Манилада туктаганнан соң дүртенче көнне кораб көчле давылга эләгә һәм Пи гына котылып кала. Давыл тәмамлангач, Пи аның белән бергә көймәдә котылып калган кайбер хайваннар да барлыгын аңлый. Көймәдә сыртлан, зебра, Апельсинка кушаматлы орангутан һәм Ричард Паркер кушаматлы юлбарыс була. Ахыр чиктә, Пига, юлбарыс белән генә калып, тормыш өчен көрәш алып барырга туры килә.

Барыр юлларында алар балыклар, медузалар, китларны очрата һәм сурикатлар белән тулы сәер, матур һәм шул ук вакыт куркыныч бер утрауга килеп туктала. Бу утраудан киткәч, Пи белән юлбарыс Мексикага килеп җитәләр, һәм юлбарыс, Пи белән хушлашмыйча да, аны калдырып китә. Шунда Пи үз әтисенең "Хайваннар — кеше дуслары түгел" дигәнен исенә төшерә. Шулай да ул юлбарыс белән нинди дә булса элемтәгә керә алган һәм аңа якынлашкан дип ышана. Яр буенда аны бүтән кешеләр табып хастаханәгә илтә. Анда аның белән япония кораб компаниясе эшмәкәрләре сөйләшә, тик шулай да сөйләгән хикәясенә ышанмый. Шулчак ул аларга бүтән хикәяне бәян итә. Бу хикәя — баягы хикәянең чынбарлыкка туры килгән, әмма дәһшәтлерәк версиясе. Аның буенча, корабта хайваннар булмаган, ә алар урынына тормыш өчен Пи, аның әнисе, имгәтелгән диңгезче һәм үтә явыз кораб повары көрәшкән булган. Фильм азагында Пи Янн Мартелга бу ике хикәянең берсен сайларга тәкъдим итә. Язучы юлбарыс белән булганын сайлый, һәм Пи аны Яннга бүләк итә.

Рольләрдә катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]