Портал:География/Кереш сүз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/География/Кереш сүз latin yazuında])
Глобус
Глобус

География (грекча γεωγραφία, γειαҖир шары һәм γράφωтасвирларга) — Җир өслегендә һәм аның тирәсендә кешелек яшәеше өчен мөһим элементларның урнашуын, таралуын һәм, гомумән, кешене һәм аның тирәлеген өйрәнүче фән.

Физик география фәне Җир шарының физик, метеорологик һәм экологик үзлекләрен һәм аларның Җирдәге күренешләрен өйрәнә. Җәмгыять географиясенең игътибары Җир шарының икътисади, сәяси һәм мәдәни процессларынаа юнәлдерелгән. Географлар, Җирнең үзлекләрен өйрәнүдән тыш, шулай ук аның Кояш системасында һәм Галактикада алып торган урынын һәм бу тирәлекнең Җиргә тәэсирен (климат, океандагы агымнар һ.б.) дә өйрәнә.