Портал:Чуашия/Чуашстан шәхесе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуашия/Чуашстан шәхесе latin yazuında])

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (18981942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.