Пётр Лукирский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Пётр Лукирский latin yazuında])
Пётр Лукирский
Туган 13 декабрь 1896(1896-12-13)
Ырынбур, Россия империясе
Үлгән 16 ноябрь 1954(1954-11-16) (57 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре физик
Эш бирүче Питырбур дәүләт университетының физика факультеты[d] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты

 Пётр Лукирский Викиҗыентыкта

Пётр Иванович Лукирский (1894 елның 1 (13) декабре, Ырынбур1954 елның 16 ноябре, Ленинград) — совет физигы, ССРБ Фәннәр Академиясе академигы (1946).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пётр Лукирский Ырынбурда җир үлчәүче гаиләсендә туган. 1903 елда Лукирскийлар Новгородка күчеп килә, анда Пётр ирләр гимназиясен тәмамлый. 1912 елда ул Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетына укырга керә, анда Абрам Иоффе җитәкчелегендә фәнни эш башлап җибәрә; «Вейс магнетоны турында» дигән эш яза. Университетны 1916 елда тәмамлый, диплом эше NaCl электр чыбыкларына багышланган була.

Лукирский университетта физика кафедрасында калдырыла. 1918 елдан башлап рентгенология һәм радиология институтында эшли башлый, аның физик-техник бүлеге тиздән мөстәкыйль институтка — А. Ф. Иоффе исемендәге Физик-техник институтка әйләнә. 1919 елда Лукирский лекцияләрне Петроград университетында укый башлый: башта укытучы сыйфатында, аннары — доцент, ә 1926 елдан — электр кафедрасы профессоры. Шулай ук Светлана заводының баш фәнни консультанты һәм Чыбыклы элемтәнең үзәк лабораториясендә эшли[1].

1925 елда конденсатор методы ярдәмендә ул беренче тапкыр углерод, алюминий һәм цинкның характеристик нурланышы энергиясен үлчи ала. Тиздән ул рентген нурланышы дисперсиясе һәм Комптон эффекты буенча эшләрне бастыра.

1933 елда Пётр Лукирский Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана, 1934—1938 елларда Ленинград дәүләт университетының физик факультетының электр кафедрасы мөдире була.

1938 еның, 3 апрелендә ялган гаепләү буенча кулга алына[2].

1942 елның октябренә кадәр Төзәтү-хезмәт лагерендә була. Башта Казанда, аннары Ленинградта эшли.

Сугыштан соң ул атом-төш физикасы өлкәсендә эшли, нейтроннарның матдә белән үзара бәйләнешен тикшерә, 1954 елда дөньяда беренче тапкыр К-мезон барлыкка китергән атом-төш таркату турында эш бастыра.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Предыстория … в автобиографиях учёных // История советского атомного проекта. Вып. 1. — М.: Янус-К, 1998. — ISBN 5-8037-0006-1. — С. 22.
  2. Френкель В. Я. Трудные годы Петра Ивановича Лукирского 2021 елның 25 ноябрь көнендә архивланган. // «Звезда». — 1996. — № 10. — С. 179—197.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Храмов, Ю. А. Лукирский Петр Иванович // Физики : Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и доп. — М. : Наука, 1983. — С. 171. — 400 с. — 200 000 экз.
  • Лукирский Петр Иванович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Академик Пётр Иванович Лукирский. Некролог // Успехи физических наук. — 1955. — Т. LV, Вып. 3. — С. 289—298. (с библиографией) (PDF)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]