Равил Шаммасов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Шаммасов latin yazuında])
Равил Шаммасов
Равил Шаммасов.jpg
Туган 9 ноябрь 1930(1930-11-09) (92 яшь)
Стәрлебаш районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре шагыйрь

Шаммасов Равил Сәхиулла улы (9 ноябрь 1930 ел) — башкорт шагыйре һәм татар журналисты, прозаик, тәрҗемәче, 1965нче елдан ССРБ-ның Журналистар, 1973 елдан — ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. Башкортстанның халык шагыйре (2021), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (2015), Бәләбәй районының Фатих Кәрим исемендәге әдәби премиясе лауреаты (2013).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Равил Сәхиулла улы Шаммасов (әдәби псевдонимы Равил Шаммас) 1930 елның 9 ноябрендә Башкорт АССР-ының ул вакыттагы Кагагош районы Уразай авылында туган. 1952 елда район үзәге Стәрлебаш авылындагы 1-нче санлы урта мәктәпне тәмамлагач, иске Матрай (хәзерге Җылаер) районының Сабыр җидееллык мәктәбендә, 1956 елдан Стәрлебаш районының Яшергән урта мәктәбендә балалар укыта. 1958 елда үз районының ул чактагы «Знамя коммунизма» — «Коммунизм байрагы» (шуннан «Стәрлебаш чишмәләре») газетасында әдәби хезмәткәр булып эш башлый. Төп хезмәтеннән аерылмый, Стәрлетамак педагогия институтының филология факультетына укырга керә һәм аны яныннан торып 1960 елда тәмамлый. 1962 елда «Кызыл таң» Башкортстанның республика гәзите редакциясенә күчә, җаваплы сәркатиб урынбасары, 1968-1970 елларда бүлек мөдире була. 1972-1981 елларда Башҡортостан китап нәшриәтендә әдәби мөхәррир вазифасын башкара. 1982-1984 елларда ССРБ Тынычлыкны яклау комитетының Башкортстан бүлекчәсендә җаваплы хезмәтче. Шуннан 1995 елга кадәр Башкортстан Язучылар берлеге аппаратында эшли, шул исәптән пропаганда бюросын җитәкли. Бераз вакыт «Сәнәк» журналында әдәби хезмәткәр булып та эшләп ала.

Башкортстан Башлыгының 2021 елның 18 гыйнварындагы указы белән Равил Шаммаска «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә[1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шаммасов Рауил Сәхиулла улы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  • Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ. Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.(рус.)