Стәрлебаш чишмәләре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стәрлебаш чишмәләре latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Стәрлебаш чишмәләре
Стерлибашевские родники
Tөр

Иҗтимагый-сәяси

Формат

А-4


Гамәлгә куючы

Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы

Нәшер итүче

Башкортстан Республикасының «Стерлибашевские родники» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе

Баш мөхәрир

Мансаф Ганиев

Штат корреспондентлары

14

Нигезләнде

1932

Тел

татар теле

Төп офис

Русия, Башкортстан, Стәрлебаш районы, Эстәрлебаш авылы, Карл Маркс ур., 102

Тиражы

3 000


Веб-сайт: http://sterlibashevskierodniki.ru/

Стәрлебаш чишмәләре - татар телендә Башкортстанның Стәрлебаш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга.

Урысча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 3 000 данә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1932 елның мартыннан район гәҗите урысча «Ударник колхоза» исеме белән чыга башлый. Беренче мөхәррире Иван Холмов була.
  • 1932 елның сентябреннән татарча «Колхоз ударчысы» исеме белән гәҗит нәшер ителә.
  • 1933 елдан Эстәрлебашның үз басмаханәсендә нәшер ителә.
  • 1955 - 1962 елларда «Коммунизм байрагы» / «Знамя коммунизма» исемен ала.
  • 1962 - 1965 елларда чыгудан туктап тора.
  • 1965 елдан «Ленин юлы» / «Путь Ленина» исеме белән янәдән чыга башлый.
  • 1991 елдан «Ленин васыятьләре» / «Заветы Ленина» исемендә нәшер ителә.
  • 1994 елдан башк. «Ленин васыяттары» гәҗите өстәлә.
  • 2005 елдан «Стәрлебаш чишмәләре» / урысча «Стерлибашевские родники» / башк. «Стәрлебаш шишмәләре» исеме астында чыгып килә.
  • 2000 елдан компьютерда әзерләнә башлый.

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче расланган мөхәррире Әхияр Баязитов (1932 – 1936), Хәлекәй авылыннан
  • Әхмәр Басыйров (1936-1940), Әмир авылыннан, соңыннан Илеш районы гәҗите мөхәррире
  • Гали Гомәров(1940 елдан), 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә
  • Гали Исмәгыйлев(1941 елдан), 1942 елның мартында сугышка китә, яуда һәлак була
  • Галимҗан Насыйров(1945 елга хәтле), соңыннан Йомагуҗа районы гәҗите мөхәррире
  • Гали Гомәров сугыштан кайткач эшли
  • Барый Нуриманов(1948 -1950), Эстәрлебаш авылыннан
  • А.М. Хәбибуллин (июль 1950 – март 1951)
  • Тимерхан Абдуллин (август 1951 - июль 1953)
  • Х.Х. Дәүләтшина (июль 1953 - май 1954)
  • Тамьян Бикмаев (1954-1957)
  • Галимҗан Насыйров (1957 – 1962)
  • Фәйзи Гомәров (1965 – 1987), БР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Марс Тукаев (1987 – 1996)

1996 елдан мөхәррир булып Мансаф Ганиев эшли.

Иҗат юлының башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гәҗитендә язучы һәм шагыйрьләр Зиннәт Галимов, Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Флюра Сәлимова-Хәлиуллина, Фәйзи Шаяпов, Мәхмүт Хуҗин, Федор Сенченко, драматург Рәлиф Кинҗәбаев иҗат юлларын башлыйлар

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]