Ральф Банч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ральф Банч latin yazuında])
Ральф Банч
Ralph Bunche
Туган телдә исем Ralph Johnson Bunche
Туган 7 август 1904(1904-08-07)
Детройт, Мичиган штаты АКШ байрагы АКШ
Үлгән 9 декабрь 1971(1971-12-09) (67 яшь)
Нью-Йорк, АКШ байрагы АКШ
Күмү урыны Вудлон[d]
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Гарвард университеты[1], Лос-Әнҗелестәге Калифорния университеты[d], Гарвард университеты[1] һәм Jefferson High School[d]
Һөнәре сәясәт галиме һәм дипломат
Эш бирүче Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Стратигик хезмәтләр идарәсе[d][1] һәм Һовард үнивирситите[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Ральф Банч
Ralph Bunche
Викиҗыентыкта

Ральф Джонсон Банч (ингл. Ralph Johnson Bunche, 7 август, 19049 декабрь, 1971) — американ дипломат һәм хокук яклаучысы, 1950 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Яшь чаклары һәм белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Банч 1904 елда Мичиган штатында, Детройтта туа. Аның әтисе парикмахер булып эшли, әнисе музыкант була. Ральф кечкенә булганда гаилә Альбукеркка үзләренең какшаган сәламәтлекләрен төзәтер өчен күченә. Ләкин озак та үтми, алар вафат булалар һәм малай Лос-Анҗелестагы әбисендә яши башлый.

1927 елда халыкара мөнәсәбәтләр буенча бакалавр дәрәҗәсе белән ул Лос-Анҗелестагы Калифорния унивеситетын тәмамлый. Белем алуны Гарвард университетында дәвам итә. 1928 елда ул анда магистр, 1934 елда докторлык дәрәҗәсенә ирешә.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елдан 1950 елга кадәр Бранч Говард университетының политология факультетын җитәкли. Америка укытучылар федерациясенең әгъзасы булып тора. Шушы елларда ул раса белән бәйле хорафатларга катгый рәвештә каршы чыга.

1948 елдан 1949 еллар арасында Банч гарәп-исраил низагын хәл итүдә хәлиткеч роль уйный. Бу низагны көйләү өчен ул 1950 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаеклы дип табыла.

Банч 1971 елда 68 яшендә вафат була. Бронкста (Нью-Йорк) җирләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 1,2 Utter G. H. American Political Scientists: A Dictionary — 2 — Greenwood Publishing Group, 2002. — ISBN 978-0-313-31957-0