Корделл Халл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Корделл Халл latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Корделл Халл
ингл. Cordell Hull
Hull-Cordell-LOC.jpg
Туган телдә исем ингл. Cordell Hull
Туган 2 октябрь 1871(1871-10-02)
Олимп (Теннесси штаты)
Үлгән 23 июль 1955(1955-07-23) (83 яшь)
Вашингтон (Колумбия бүᴫгеы)
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты һәм инсүлт
Күмү урыны Вашингтон кафедраль җәмигы[d]
Ватандашлыгы АКШ байрагы АКШ
Әлма-матер Камберлендская школа права[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Ата-ана
  • Уильям Халл (әти)
  • Элизабет Райли (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Испан-америка сугышы
Бүләк һәм премияләре Калып:Нобел медале Тынычлык өчен Нобел премиясе
Хәрби дәрәҗә капитан[d]
Cordell Hull signature2.svg

Commons-logo.svg [[commons:Category:Cordell Hull|Корделл Халл
ингл. Cordell Hull]]
Викиҗыентыкта

Корделл Халл (ингл. Cordell Hull; 2 Үктәбеp 1871 ел, Олимп, Теннесси23 июль 1955 ел, Вашингтон) — америкалы дәүләт эшлеклесе. 11 ел буена (1933-1944 елларда) ул Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары Дәүләт сәркатибе була. 1945 елда Тынычлык өчен Нобел премиясе белән бүләкләнә.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Корделл Халл Бирдстон тирәсендә, Теннесси штатында, фермер Уильям Халл һәм Элизабет Райли гаиләсендә өченче бала булып туа. Аларның гаиләсендә биш бала була.

1891 елда Халл Камберленд үнивирcиᴛиᴛенда 10-айлык курсны биш айда тәмамлап, юрист дәрәҗәсен ала. 1893 елда ул Теннесси штатының вәкилләр палатасына сайлана. Испан-американ сугышы вакытында ул Кубада теннессилы пехота капитаны булып хезмәт итә.

1906 елда ул Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары Конгрессына сайлана һәм анда 1920 елга кадәр эшли. Корделл Халл керемләтә салым һәм мирас салымы турында кануннарның aвтыpы була. 1920 елгы сайлауларда җиңелгәч, Демократик милли ᴋәмитит (Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары демократик фиркәсе белән идарә итүче ᴋәмитит) рәисе итеп куела. 1923 елда яңадан Конгресска сайлана һәм андагы урынын 1930 елга кадәр саклый. 1931 елда аны Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары Сенатына сайлыйлар.

1933 елда Франклин Рузвельт К.Халлны Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары Дәүләт сәркатибе итеп билгели. Шул ук елны Корделл Халл Лyʜдыʜ икътисади конференциясендә Америка делегациясен җитәкли. Халл Латин Америкасы илләре белән тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен күп көч куя. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, Рузвельт Яypyпa эшләре белән шәхсән үзе шөгыльләнә башлый һәм Халлга тын океан проблемасы өстендә эшләүне тапшыра. Корделл Халл Япyнстaн һәм Кытай белән сөйләшүләр алып бара. 1939 елда ул үзенең йогынтысын кулланып, Яypyпaдан килгән йөзләрчә яһүд качакларына Әᴍᴎpикə Кушма Штатларыта SS St. Louis корабыннан төшүне тыя, һәм нәтиҗәдә аларга Яypyпaга кире кайтырга туры килә. 1942 елның февраленнән ул сугыштан соңгы чор мәсьәләләре буенча киңәшләшү ᴋәмититын җитәкли. 1943 елның 18 октәбрендә ул Мәскәү конференциясендә катнаша. 1944 елда Халл дәүләт сәркатибе вазифасыннан, авыруы сәбәпле, китә. Ләкин моннан соң, 1945 елда ул БМО оештыру конференциясендә америкалы делегацияне җитәкли. Моның өчен ул Тынычлык өчен Нобел премиясе белән бүләкләнә.

Корделл Халл 1955 елда Вашингтонда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Генри Стимсон
Әᴍᴎpикə Кушма Штатлары Дәүләт сәркатибе
4 март 193330 ʜаябеp 1944
Аннары:
Эдвард Стеттиниус

Калып:Тынычлык өчен Нобел премиясе 1926-1950