Рафаэль Газимов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рафаэль Газимов latin yazuında])
Рафаэль Газимов
Туган телдә исем Рафаэль Госман улы Газимов
Туган 27 март 1962(1962-03-27) (62 яшь)
ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре тренер
Җефет Ирина Иван кызы, медицина техникасы инженеры
Балалар кызлары Альбина (1984), Диана (1987)
Ата-ана
  • Госман Йосыф улы (1928) (әти)
  • Сөембикә Садретдин кызы (1928) (әни)

Рафаэль Газимов (Рафаэль Госман улы Газимов) – тренер, «КАИ-ЗИЛАНТ» гандбол клубы директоры . РФ гандболчылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«КАИ-Зилант» клубы эмблемасы

1962 елның 27 мартында Казанда туган. Волгоград дәүләт физкультура институтының Казан филиалын тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1979 Воровский исемендәге спорт клубы (Казан) гандбол командасында уйный.
  • 1982 РСФСР гандбол буенча яшьләр командасына кабул ителә.
  • 1982-1985 «Заря» гандбол командасы (Әстерхан) уенчысы.
  • 1985-1987 «Энергия» гандбол командасы (Воронеж) составында.
  • 1987-1990 Воровский исемендәге клуб (Казан), Стәрлетамак шәһәре командалары өчен чыгыш ясый.
  • 1987 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли.
  • 1990-1992 «Академия Пилото Посада» командасы (Виго, Испания) өчен чыгыш ясый.
  • 1992-2007 «КАИ-Зилант» командасы (Казан) уйнаучы-тренеры, баш тренер, директор.[1]

Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III «Бөтенсоюз яшьләр уеннары» чемпионы (РСФСР җыелмасы эчендә) [2]
  • Казан клубын Россия беренчелегенең суперлигасына чыгарды (2002).[3]
  • «КАИ-Зилант» такымы Россия чемпионатында 5- урын алды.
  • 2001-2002 Европа кубогы уеннарында катнашу.
  • 11 спорт остасын тәрбияләде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 «КАИ-Зилант»ка «Иң яхшы команда» исеме бирелә.
  • 2005 «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
  • 2005 «Югары спорт күрсәткечләре өчен» медале.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«КАИ-Зилант» клубы рәсми сайты