Рифгать Мөбарәков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рифгать Мөбарәков latin yazuında])
Рифгать Мөбарәков
Туган телдә исем Мөбарәков Рифгать Госман улы
Туган 15 февраль 1951(1951-02-15) (73 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино)
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре инженер, химик, сәясәтче
Эш бирүче «Саянскхимпласт» АҖ

Мөбарәков Рифгать Госман улы (1951 елның 15 феврале, Балык Бистәсе районы, Татарстан АССР) - «Саянскхимпласт» АҖ җитештерү буенча директоры, техник фәннәр кандидаты (1998), Россиянең атказанган инженеры (2005), Россия Федерациясенең атказанган химигы (2006). 3, 4, 5 һәм 6 нчы чакырылыш Саянск шәһәре Думасы депутаты. Саянск шәһәренең Мактаулы гражданины (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1951 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туган.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1968 елда Казан шәһәренең һөнәри училищесына укырга керә. Аны 5нче разрядлы химия производствосы аппаратчигы квалификациясе белән тәмамлый. Киров исемендәге Казан химия-технология институтына укырга керә. Аны 1975 елда тәмамлый, инженер-технолог белгечлеге ала.

Җитештерү эшчәнлеген «Химпром» Усоль-Себер җитештерү берләшмәсендә институттан яшь белгеч буларак юнәлеш буенча башлый.

Усольскиның "Химпром" ында винилхлорид җитештерү цехына 6нчы разрядлы синтез бүлеге аппараты эшчесе буларак кабул ителә. Аннары смена мастеры, смена башлыгы һәм, поливинилхлорид җитештерү цехларын эмульсия ысулы белән берләштергәннән соң, берләштерелгән цех технологы итеп билгеләнә. Бу вазыйфада 1986 елга кадәр эшли.

СССРның XI бишьеллыгы ударнигы (1985).

1986 елда Зимин химия заводына винилхлорид җитештерү башлыгы урынбасары итеп җибәрелә.

1986-1997 елларда - "Саянскхимпром" ААҖнең хлорорганик продуктлар җитештерү буенча баш технологы.

1988 елда «Полимер» заводының баш инженеры итеп билгеләнә.

1997 — "Саянскхимпро " ААҖнең сыйфат буенча баш инженер урынбасары.

1997 елдан - "Саянскхимпром" ААҖ баш инженеры (аннары — «Саянскхимпласт» ААҖ, «Саянскхимпласт»АҖ).

1998 елда техник фәннәр кандидаты диссертациясен яклый[1][2]. Диссертациянең темасы - «Гидравлика и массообмен в барботажном реакторе хлорирования этилена». СССР һәм Россия Федерациясенең уйлап табуларга барлыгы 9 патенты бар. Барлык уйлап табулар да «Саянскхимпласт» АҖ белгечләре тарафыннан Иркутск химия машина төзелеше фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән берлектә үзләштерелгән һәм гамәлгә кертелгән реаль җитештерү процессларыннан гыйбарәт[3][4][5][6][7][8][9][10][11].

2000, 2004, 2008 һәм 2012 елларда Саянск халкы тарафыннан шәһәр Думасына сайлана. Шәһәр Думасы координаторы (рәисе), бюджет һәм икътисад мәсьәләләре буенча комиссия рәисе[12].

«Саянскхимпласт» АҖ баш инженеры буларак Р. Г. Мөбарәковның эш дәверендә предприятиедә эшләп килүче җитештерү шартларында масштаблы проектлар тормышка ашырылды: хлор производствосы конверциясе, ПВХ суспензиясенең яңа киптерү системасы төзелеше, поливинилхлоридтан продукциянең яңа төрләрен үзләштерү, уникаль патентланган технология буенча эшләүче реконструкцияләнгән солерудникны һәм водородта парогенератор җайланмасын файдалануга тапшыру. 2006 елда завод Россиядә беренчеләрдән булып хлор алуның мембран методы кертелде, бу җитештерүнең экологик куркынычсызлыгы мәсьәләсен принципиаль хәл итәргә мөмкинлек бирде. Полимер производствосы реконструкцияләнде, бу хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, продукциянең үзкыйммәтен киметергә һәм предприятиенең сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Тулаем алганда, 2017 елга предприятиедә төп узеллар һәм агрегатлар модернизацияләнгән, предприятие белән идарә итүнең бөтен системасы тулысынча компьютерлаштырылган, яңа заманча технологияләр кертелгән. Бу «Саянскхимпласт» АҖнә 350 мең тоннага кадәр ПВХ, 216 мең тонна каустик сода һәм үз производстволарын тәэмин итү өчен елына 183,6 мең тонна хлор чыгарырга мөмкинлек бирде. Компания арттырылган куәтләрне җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин итү өчен углеводород чималының үз базасын булдыру буенча планны тормышка ашыра[13][14].

2000 елда Иркутск өлкәсе губернаторы фән һәм техника буенча лауреат дипломы белән бүләкләнә. Иркутск өлкәсенең хезмәт ветераны (1997), Россия Федерациясенең Мактаулы химигы (2002), Россия Федерациясенең атказанган инженеры (2005), Россия Федерациясенең Атказанган химигы (2006)[15].

2005 елның 22 ноябрендә «Икътисадның реаль секторында яңа дәүләт экологик сәясәте» Бөтенроссия конференциясен оештыру комитеты карары белән «Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге казанышлары өчен» мактау медале белән бүләкләнде.

Р. Г. Мөбарәков инженерлык фикере өлкәсендәге күп санлы казанышлары өчен ике тапкыр Гомумроссия инженерлар җыелышына делегат итеп сайланган, Россиянең югары инженер составына кергән (2010) һәм Россия инженерлык Академиясенең хакыйкый әгъзасы булып тора[16][17][18].

«Саянск шәһәре» муниципаль берәмлеге Думасының 5 нче чакырылыш карары белән Р. Г. Мөбәрәковка «Саянск шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде[19][20][21].

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы химигы (2002)
  • Россия Федерациясенең атказанган инженеры (2005)
  • Россия Федерациясенең Атказанган химигы (2006)
  • Саянск шәһәренең мактаулы гражданины (2011)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рифгат Гусманович Мубараков {{{башлык}}}(рус.).
  2. Рифгат Гусманович Мубараков {{{башлык}}}(рус.). — С. 24.
  3. Описание изобретения к авторскому свидетельству СССР. Реактор прямого хлорирования этилена.
  4. Описание изобретения к авторскому свидетельству СССР. Реактор хлорирования этилена.
  5. Описание изобретения к патенту. Барботажный реактор прямого хлорирования этилена.
  6. Описание изобретения к патенту. Способ получения дихлорэтана.
  7. Описание изобретения к патенту. Реактор прямого хлорирования этилена.
  8. Описание изобретения к патенту. Способ получения 1,2-дихлорэтана.
  9. Описание изобретения к патенту. Способ получения рассола для электролиза.
  10. Описание изобретения к патенту. Способ извлечения хлора из отходов в производстве хлора и винилхлорида.
  11. Описание изобретения к патенту. Способ получения винилхлорида пиролизом 1,2-дихлорэтана.
  12. Официальный сайт Думы города Саянска. Сегодня отмечает свой юбилей депутат городской Думы и почетный гражданин города Саянска Р.Г.Мубараков.. 2021-02-16 тикшерелгән.
  13. АО Саянскхимпласт / Пресс-центр / Новости. 2021-02-16 тикшерелгән.
  14. АО Саянскхимпласт / Пресс-центр / Новости. 2021-02-16 тикшерелгән.
  15. Указ Президента Российской Федерации от 22.06.2006 г. № 633. 2021-02-16 тикшерелгән.
  16. Члены Академии | Российская инженерная академия. 2021-02-16 тикшерелгән.
  17. Высший инженерный совет России. әлеге чыганактан 2020-02-19 архивланды. 2021-02-16 тикшерелгән.
  18. Состав высшего инженерного Совета России. 2021-02-16 тикшерелгән.
  19. Администрация Саянска: Почетные граждане города Саянска (2012-04-18). 2021-02-16 тикшерелгән.
  20. Саянские зори, 2011, № 34/39 (17 февр.). 2021-02-16 тикшерелгән.
  21. Новые горизонты, 2011, № 8 (24 февр.). 2021-02-16 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]