Рифма

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Ри́фма ( грек. ῥυθμός - «ярашучанлык» яки борынгы алман. rim — «сан») – әдәбият термины, ике яки берничә шигырь юлының охшаш (аваздаш) сузык яки тартык авазларга тәмамлануы.

Рифма төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юл азагында аваздаш сүзләр сузык авазга тәмамланса, аны ачык рифма дип, тартык авазга тәмамланса, ябык рифма дип йөртәләр. Ләкин шигърияттә, халык иҗатында, мәсәлән, җырларда, тулысы белән тик ачык, я булмаса тик ябык рифмадан гына торган строфаны табуы кыен. Гадәттә, бер үк җырда алар аралашып киләләр.
  • Юл башы рифмасы, шулай ук эчке рифма да кулланыла.
  • Еш кына җыр, мәкаль-әйтемнәрнең шигырь юлы үтәдән-үтә рифмага (рус. сквозная рифма) нигезләнә.
  • Соңгы ике яки өч-дүрт, хәтта ун-унике иҗек аваздаш килсә, тулы рифма була.
  • Әгәр шигырь юлының бер генә сүзе рифмалашкан булса, гади рифма була, ике сүзе рифмалашкан очракта–кушма рифма диләр. Кушма рифманың бер төре – рәдиф. Бу очракта юл азагында ким дигәндә ике сүз рифмалашып килә, аларның икенчесе, гадәттә, бер үк сүзнең юл саен кабатланып килүеннән ясала.
  • Робагый рифмасында шигырь юллары аааа, ааба, абаб тәртибендә рифмалашып килә.

Ачык рифма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сандугачкай идем үз илемдә,
Сайрый-сайрый идем илемдә.
Сагынганым белән саргайганны
Мин белгертми идем үзем дә. (Халык җыры)

Ябык рифма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яхшылыкка эреп китәм-балавыз мин,
Мактап сөйлим изге эшне – бал авыз мин;
Бер яманлык күрсәм сүгәм, мактый алмыйм!-
Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!( Г. Тукай. Бер татар шагыйренең сүзләре)

Рәдиф (кушма рифманың бер төре)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җидегән генә дигән җиде йолдыз
Өлкәрләрен ташлап китә алмый.
Ирмен дигән асыл ирләр
Туган илен ташлап китә алмый. (Халык җыры)


Арыслан-киек сикермәс
Каршысында тау булса;
Егет кеше һич кайгырмас,
Газиз башы сау булса.(Борынгы җыр)


Татардан туган нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга-ил булды,
Яу булганга яу булды.
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды. Идегәй» дастаны)

Юл башы рифмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бирмә серне, бул гали-типсен йөрәк зурлык белән!
Булма мәхзүн – сынма төшенкелек, белән, хурлык белән!
Бирмә тезгенне кара көчләргә – булма кол кеше!
Бул-батыр! Бул-нык кеше! Бул-ир кеше! Бул-хөр кеше! (Н. Думави. Син-Кеше!)

Робагый рифмасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хаким без дип, горур түш какты күпләр,
Әҗәл серен беләм, дип бакты күпләр;
Галәм асылын ача алмый алҗып-арып,
Кәфен чорнап ләхеткә ятты күпләр. (Гомәр Хәййам)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Татарская литература (дәреслек-хрестоматия). К., 2010. ISBN 978-5-7761-2046-6

2. С. Галин. Тел ачкычы - халыкта. Уфа, 1999. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]