Роман Головченко
Роман Головченко | |
---|---|
![]() | |
Беларусия премьер-министры | |
Вазыйфага керешкән 2020 елның 4 июне | |
Аңа кадәр | Сергей Румас |
Дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисе | |
Вазыйфада 2018–2020 | |
Туган | 10 август 1973 (51 яшь) Белоруссия ССР, Минск өлкәсе, Жодино |
Белем | Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты Беларусия Республикасы Президенты каршындагы идарә академиясе |
Роман Головченко, Роман Александр улы Головченко (белар. Раман Аляксандравіч Галоўчанка, рус. Роман Александрович Головченко, 1973 елның 10 августы, Белоруссия ССР, Минск өлкәсе, Жодино) — Беларусия сәясәтчесе, 2020 елның 4 июненнән Беларусия премьер-министры, 2018—2020 елларда Беларусия дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисе[1]. Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче дипломатик рангына ия (2018).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1973 елның 10 августында Белоруссия ССР (хәзерге Беларусия Республикасы) Минск өлкәсе Жодино шәһәрендә туган. 1996 елда «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын, 2003 елда «Икътисад һәм тышкы икътисадый эшчәнлек белән идарә итү» белгечлеге буенча Беларусия Республикасы Президенты каршындагы идарә академиясен тәмамлаган. Чит телләр (инглиз, гарәп, алман, поляк) белә.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1997—2002 елларда — Беларусия Республикасы Куркынычсызлык Шурасы Дәүләт секретариатының баш белгече булып эшли.
2002 елдан 2005 елга кадәр — Беларусия Республикасы Генераль прокуратурасының бүлек башлыгы урынбасары.
2005—2006 елларда — Беларусия Президенты Александр Лукашенко администрациясе тышкы сәясәт идарәсенең баш киңәшчесе була.
2006 елдан 2009 елга кадәр — Халыкара иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек бүлегенең баш киңәшчесе, Беларусия Республикасы Куркынычсызлык Шурасы Дәүләт секретариатының Халыкара куркынычсызлык идарәсе баш киңәшчесе вазыйфасын башкара.
2009 елның июль-декабрь айларында — Польшада Беларусия илчелегенең киңәшче-илчесе булып эшли.
2009-2013 елларда — Беларусиянең дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисенең беренче урынбасары булып эшли.
2013 елның апреленнән 2018 елның августына кадәр — Беларусиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, шулай ук Катар, Күвәйт һәм Согуд Гарәбстанында Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе була.
2018 елның 18 августыннан 2020 елның 4 июненә кадәр — Беларусиянең дәүләт Хәрби-сәнәгать комитеты рәисе.
2020 елның 4 июнендә Беларусия Президенты Александр Лукашенко Роман Александр улы Головченконы илнең премьер-министры итеп билгели[2].
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Улы һәм ике кызы бар.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Лукашенко назначил нового премьера Белоруссии. msn.com, 4.06.2020(рус.)
- Биография нового премьер-министра Белоруссии Романа Головченко. ТАСС, 4.06.2020(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Роман Александрович Головченко. 2020 елның 4 июнь көнендә архивланган. Государственный военно-промышленный комитет Республики Беларусь(рус.)
- ↑ Лукашенко назначил нового премьера Белоруссии. msn.com, 4.06.2020 (рус.)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Сергей Румас 2018—2020 |
![]() 2020—2020 |
Аннары: ' |
![]() | |
---|---|
Беларус Халык Җөмһүрияте (1918-1919) | Иосиф Воронко • Роман Скирмунт • Ян Середа • Антон Луцкевич • Вацлав Ластовский • Александр Цвикевич • Василий Захарко • Николай Абрамчик |
Беларус Совет Социалистик Республикасы (1919-1991) | Александр Червяков • Иосиф Адамович • Николай Голодед • Данила Волкович • Афанасий Ковалёв • Кузьма Киселёв • Иван Былинский • Пантелеймон Пономаренко • Алексей Клещёв • Кирилл Мазуров • Николай Авхимович • Тихон Киселёв • Александр Аксёнов • Владимир Бровиков • Михаил Ковалёв • Вячеслав Кебич |
Беларусия (1991 елдан) | Вячеслав Кебич • Михаил Чигирь • Сергей Линг • Владимир Ермошин • Геннадий Новицкий • Сергей Сидорский • Михаил Мясникович • Андрей Кобяков • Сергей Румас • Роман Головченко |
- 10 август көнне туганнар
- 1973 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Минск өлкәсендә туганнар
- Pages using infobox officeholder with unknown parameters
- Беларусия сәясәтчеләре
- Беларусия премьер-министрлары
- Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаучылар
- Беларусия дипломатлары
- Беларусия илчеләре
- Беларусия Республикасы Президенты каршындагы идарә академиясен тәмамлаучылар
- Илчеләр