Беларус Халык Җөмһүрияте
Беларус Халык Җөмһүрияте белар. Белару́ская Наро́дная Рэспу́бліка • республика (9 март 1918 — 3 декабрь 1918) • сөргендәге хөкүмәт (1918 ел ахырыннан) | |||||||||
| |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| |||||||||
Гимн «белар. Ваяцкі марш» (Гаскәри марш) | |||||||||
Башкала | Минск (Вильно) | ||||||||
Зур шәһәрләр | Гродно, Белосток, Брест, Пинск, Мозырь, Гомель, Брянск, Могилёв, Смоленск, Витебск, Полоцк | ||||||||
Тел(ләр) | беларус, поляк, идиш, рус | ||||||||
Рада рәисе | |||||||||
- 1918 | Иван Середа | ||||||||
- 1918—1919 | Язеп Лёсик | ||||||||
Тарих | |||||||||
- 1917 | Үзәк Рада төзелү | ||||||||
- 1917 | Бөтенбеларус корылтае | ||||||||
- 1918 | Интервенция, Минскины оккупацияләү | ||||||||
- 1918 | 1нче Устав грамотасын кабул итү. Халык сәркатибәтен (хөкүмәт) төзү | ||||||||
- 1918 | Брест солыхы | ||||||||
- 1918 | 3нче Устав грамотасые кабул итү. БХҖ бәйсезлеген игълан итү | ||||||||
- 1918 | Кызыл гаскәрнең Минскины алуы | ||||||||
- 1918-1919 | БХҖ җитәкчелеге Гроднода | ||||||||
- 1919 | БХҖ хөкүмәте Минскига кайта (Польша кул астында) | ||||||||
- 1919 | Кызыл гаскәр Минскины ала. БХҖ хөкүмәте мөһаҗирлектә | ||||||||
- 1920 | Булак-Балахович гаскәре җиңелә | ||||||||
Беларус Халык Җөмһүрияте (белар. Белару́ская Наро́дная Рэспу́бліка, БХҖ) — 1918 елның мартында игълан ителгән дәүләт.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1917 елның декабрендә Минскида узган Бөтенбеларус корылтаенда халык җөмһүрияте булдыру фикере беренче мәртәбә яңгырый. Корылтай Көнбатыш фронтның Халык Комиссарлары Шурасы тарафыннан куып таратыла.
1918 елның февралендә Кызыл гаскәр Минскидан чигенгәч, Бөтенбеларус корылтае Радасының башкарма комитеты үзен Беларусдәге вакытлы хакимият итеп игълан итә (21 февральдә кабул ителгән 1нче Устав грамотасы нигезендә) һәм Иосиф Воронко җитәкчелегендә Халык сәркатибәте (хөкүмәт) төзи.
25 мартта кабул ителгән 3нче устав грамотасы нигезендә, Беларус «бәйсез һәм ирекле дәүләт» итеп игълан ителә.
1918 елның 11 октябрендә Беларуснең вакытлы конституциясе кабул ителә.
Алмания, соңыннан Польша оккупациясе һәм 1917-1922 еллардагы Ватандашлар сугышы шартларында дәүләтнең эшлекле хакимият органнары төзелә алмый. БХҖ җитәкчелеге мәгариф һәм мәдәният өлкәсен генә кайгырта ала.
1919-1920 елларда Беларус Халык җөмһүриятен Алмания, Латвия, Литва, Эстония, Чехословакия, Болгария, Финляндия, Төркия таный.
Җитәкчелектә Көнбатыш (Алмания, Польша) тарафдарлары булган Р. Скирмунт, П. Алексюк, И. Середа, П. Кричевский, Я. Лёсик, Көнчыгыш (Россия) тарафдарлары булган А. Смолич, А. Луцкевич кебек сәясәтчеләр була.
1920 елда Беларусдә Советлар хакимияте урнашкач, Беларус Халык Җөмһүрияте җитәкчелеге Вильнага мөһаҗирлеккә китә.
Ватандашлар сугышы тәмамлангач, ССРБ яңа икътисади сәясәткә йөз тоткач, ССРБда милли-мәдәни корылыш башлангач, БХҖ җитәкчелегендә совет тарафдарлары позициясе көчәя.
1925 елның октябрендә Берлинда узган Бөтенбеларус сәяси конференциясендә Беларус Халык Җөмһүриятенең бетерелүе турында игълан ителә. А. Смолич, В. Ластовский, А. Цвикевич, Я. Лёсик һ. б. сәясәтчеләр Белоруссия ССРга кайталар. БХҖ Радасы президиумы рәисе П. Кричевский һәм аның урынбасары В. Захарко БССРны танымыйлар һәм, БХҖ дәүләт мөһерен һәм архивын үзләрендә саклаган хәлдә, мөһаҗирлеккә Праһада калалар.
Беларус Халык Җөмһүрияте Радасы, Беларус бәйсезлек алып, Александр Лукашенко хакимияткә килгәч, аның сайлануын танымый һәм сөргендәге хөкүмәт булуын дәвам итә.
БХҖ символлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 3 (Ба-Бо). М.: НИ БРЭ, 2005. ISBN 978-5-85270-331-1
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Игнатенко И. М. Октябрьская революция и самоопределение Белоруссии. Минск, 1992.
- Платонов Р. П., Сташкевич Н. С. Тернистый путь к свободе. «Неман», 1992, № 10-11.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Rada of the Belarusian Democratic Republic. Official website(ингл.)
- Шестнадцать книг о БНР: предложение от Arche. «Наша Нiва», 21.02.2018