Русия Федерациясе коммунистик фиркасе
Россия Федерациясе коммунистик фиркасе | |
рус. Коммунистическая партия Российской Федерации | |
![]() | |
Җитәкче: |
РФКФ ҮК рәисе — Геннадий Зюганов |
---|---|
Нигезләү датасы: |
19—23 июнь 1990 (РСФСР коммунистик фиркасе буларак), 1993 елның 13 февраленнән хәзерге исемен йөртә. |
Штаб-фатир: |
103051 Мәскәү, Кече Сухарев тыкрыгы, 3 й., 1 корылма |
Идеология: |
|
Интернационал: | |
Әгъзалар саны: |
157 528 (2014)[2] |
Шигарь: |
«Россия! Халык! Халык хакимияте! Социализм!» |
Дәүләт думасында урыннар саны: |
42 / 450 157 / 450 113 / 450 51 / 450 57 / 450 92 / 450 |
Россиянең төбәк парламентларында урыннар саны: |
460 / 3980 |
Фирка матбугаты: |
|
Сайт: | |
![]() |
Россия Федерациясе коммунистик фиркасе (рус. Коммунистическая партия Российской Федерации) — рәсми рәвештә теркәлгән Россия Федерациясенең сул партиясе. Советлар Берлеге коммунистик фиркасенең туры варисы булып тора. Коммунистик фиркаләр берлегенә керә. РФ Дәүләт Думасына барлык сайлауларда катншкан өч фиркаләрдән бересе, Дәүләт Думасының барлык чакырылышларында урыннар алган ике фиркаләрдән бересе.
Россия Федерациясе коммунистик фиркасе икенче чираттан тыш Россия коммуначыларының җыенында яңартып корылган РСФСР коммунистик фиркасе буларак оештырылган. Төбәкләрдә бүлекләр саны — 81, әгъзалар саны — 157 528 кеше.[2]
Үзенең стратегик максаты булып Россиядә яңартылган социализмны төзүне дип атый. Кыска вакытлы перспективасында үз алдысында түбәндәге мәсьәләләрне куя: хакимяткә ватанпәрвәрләек көчләре килү, табигый байлакларны вә Россия икътисадының әһәмиятле тармакларын милләтләштерү, шуның белән бергә кече һәм урта эшкуарлыкны саклау, дәүләтнең иҗтимагый юнәлешен үстерү. Барлыкка килгәчтән ук үз-үзеңне хакимияткә каршы торучы фирка итеп сыйфатлый.
Югары орган — фирка җыены, ул фирканең Үзәк комитетын һәм аның рәисен сайлый. Фирканең үзәк башкарман комитетының рәисе булып 1993 елдан Геннадий Зюганов тора. Аның өч урынбасары бар. Тикшерүче орган — фирканең Үзәк тикшерү-ревизия комиссиясе.
Сайлауларда катнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Дәүләт думасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел | Тавышлар, % | Мандатлар саны | Мандатлар өлеше, % |
---|---|---|---|
1993 | 12,4 | 42 | 9,3 |
1995 | 22,3 | 157 | 34,9 |
1999 | 24,29 | 113 | 25,1 |
2003 | 14,61 | 61 | 11,3 |
2007 | 11,57 | 57 | 12,7 |
2011 | 19,19 | 92 | 20,44 |
Президент сайлаулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ел | Намзәт | Тавышлар | % | Урын |
---|---|---|---|---|
1996 (1 тур) | Геннадий Зюганов | 24 211 686 | 32,03 | 2/10 |
1996 (2 тур) | Геннадий Зюганов | 30 104 589 | 40,31 | 2/2 |
2000 | Геннадий Зюганов | 21 928 468 | 29,24 | 2/11 |
2004 | Николай Харитонов | 9 513 313 | 13,69 | 2/6 |
2008 | Геннадий Зюганов | 13 243 550 | 17,72 | 2/4 |
2012 | Геннадий Зюганов | 12 318 353 | 17,18 | 2/5 |
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Программа КПРФ (2008). kprf.ru. әлеге чыганактан 2012-01-30 архивланды.
- ↑ 2,0 2,1 Список региональных отделений Политической партии «КОМУНИСТИЧЕСКАЯ ПАРТИЯ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ» (по состоянию на 1 января 2012 г.). Россия Федерациясе юстиция министрлыгы. әлеге чыганактан 2012-06-09 архивланды.
- ↑ Региональные парламенты России