Рәфидә Камаева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәфидә Камаева latin yazuında])

Камаева Рәфидә Гыйлметдин кызы (1940 елның апрелендә Салават районы Яңа Чүрәкәй авылында күп балалы гаиләдә туган) — укытучы, икътисадчы, баш бухгалтер. Мәскәү финанс-икътисад институтын отличие белән тәмамлаган.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәфидә Гыйлметдин кызы Камаева-Хәйретдинова 1940 елның апрелендә Салават районы Яңа Чүрәкәй авылында Хәйретдинов Гыйлметдин (1895-1965) белән Бануның күп балалы гаиләсендә туган. Әнисе 12 бала тудыра, шуларның 6 сы сабый чакта ук төрле чирләрдән вафат була.

Бөек Ватан сугышы төгәлләнгәннән соң, эшче сыйныфны азык-төлек белән тәэмин итү максатында, әзерләү пунктларына сыер асраган һәр крестьян хуҗалыгыннан 240 л сөт, 40 кг ит, 100 данә йомырка тапшырылырга тиеш була. Бу заманда бер сыер гына асырарга рөхсәт ителгән.

Авыр еллар була, олуг белән балалар да зур сынау үтә.

Акрам абыем Дуван районындагы Ярославка авылында механизаторга укыды. Аннан җәяүләп өч көнләп кайта торгайны. Шуннан тагын бер аяныч күренеш истә калган: Шаһидә белән Фәймә апалар кыш көне урманга утынга бара. Аларны урманчы тотып ала да, утыннарын тартып алып, чананы балта белән турый. Үкереп илап кайтып егылдылар

дип сөйли Рәфидә апа.

Чүрәкәйдә башлангыч класны тәмамлаганнан соң, Рәфидә Калмаккол сигезьеллык мәктәбендә 7 класска кадәр укый. 8 класты алдынгырак саналган Боксит урта мәктәбендә тәмамлаганнан соң, Уфа каласындагы финанс техникумына укырга керә. Укуын кызыл диплом белән тәмамлый.

Хезмәт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1960 елда Дуван районына баш бухгалтер итеп эшкә юнәлтелә. Әммә Рухтин авылы мәктәбендә математика дәресләрен укытырга тура килә.

1962 елда, биш районны бергә кушып, Салават районы булдырыла, Мәсәгуть авылы район үзәге итеп тәгаенләнә.

Рәфидә Гыйлметдин кызы Дүшәмбикә егете Камаев Филсун Гаяз улына кияүгә чыга.

1962 елда тормыш иптәшен Иске Мөхәммәт авылындагы «Йолдыз» колхозына рәис итеп куялар. Рәфидә Мөхәммәт мәктәбендә математика укыта.

1966 елда Рәфидә Камаева Мәскәү финанс-икътисад институтын тик «5» билгеләренә тәмамлап, икътисадчы һөнәренә ия була.

1965 елда Салават районы башкарма комитетының райплан бүлегенә икътисадчы итеп чакыралар, ә инде 1966 елдан райплан бүлеге начальнигы итеп тәгаенләнә. Дәүләт идарәсе органнарында 30 ел эшли.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше Камаев Филсун Гаяз улы 1969 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетында белем алуын төгәлли. Соңыннан Филсун Гаяз улы «Урал» һәм «Россия» колхозларының баш зоотехнигы, колхоз рәисе, Дуван районының авыл хуҗалыгы идаралыгы начальнигы була. Колхозлар таркалганнан соң, фермер хуҗалыгында тырышып хезмәт итә. Өфөдә мәдрәсәдә укый, Мәсәгуть авылында мәчет төзетә, шунда имам итеп тәгаенләнә.

Кызлары Гүзәл Уфа сәнгать училищесының фортепиано бүлегендә белем ала. Мәсәгуть музыка мәктәбендә эшли. Самар сәнгать институтының музыка факультетында читтән торып укый. РФ мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре исеменә лаек.

Кызлары Индира Мәскәү инженер-төзелеш институтының икътисад факультетында белем ала. Мәскәүдә яши, икътисадчы.

Уллары Марат Камаев 1971 елгы. Екатеринбург шәһәрендә югары белем ала. Уфада яши.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары
  • Дуван районы хакимиятенең Мактау грамоталары

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ибраһимов Баязит Габидулла улы
  • Ишморатова Рауза Гарифьян кызы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]