Рәшит Гафиятуллин
Күренеш
| Рәшит Гафиятуллин | |
|---|---|
![]() | |
| Туган телдә исем | Рәшит Фәдертдин улы Гафиятуллин |
| Туган | 12 апрель 1954 (71 яшь) Казан |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе |
| Һөнәре | укытучы, идарә башлыгы, казый |
| Җефет | Резедә Мирза кызы (1963), баш табиб |
| Балалар | улы Илнар (1986), хокукчы кызы Динара (1991) |
| Ата-ана |
|
| Бүләк һәм премияләре | |
Рәшит Гафиятуллин, Рәшит Фәдертдин улы Гафиятуллин, рус. Гафиятуллин Рашид Фадрттинович — хокукчы, ТР конституция суды казые (2014), Татарстан министрлар кабинеты аппараты хокук идарәсе башлыгы (1995-2014). Русиянең һәм Татарстанның атказанган юристы.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1954 елның 12 апрелендә Казанда туган. Казан сәнгать училещесын (1973), Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1982) тәмамлаган. Алманиядә хәрби хезмәттә булган (1973-1975).
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1973 Казанның 32 нче мәктәбендә сызым һәм рәсем укытучысы.
- 1975-1976 Казанның Ленин исемендәге фәнни-сәнәгать берләшмәсендә 5 нче дәрәҗәле гравирлаучы.
- 1982-1992 Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан бүлегендә хокук буенча киңәш бирүче (рус. юрисконсультант), хокукый яклау бүлеге башлыгы, хезмәт хокукы баш инспекторы.
- 1992-1995 ТАССР Югары шурасы хокук бүлеге мөдире урынбасары.
- 1995-2014 ТР министрлар кабинеты хокук идарәсе башлыгы.
- 2014 елдан ТР конституция суды казые[1]
«Халык өчен хокук консультациясе» шәлкеменнән 6 китап автордашы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Русиянең атказанган хокукчысы.
- Татарстанның атказанган хокукчысы.
- «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале.
- РФ ЭЭМ мактау кәгазе.

