Рөстәм Ишмөхәммәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Ишмөхәммәтов latin yazuında])
Рөстәм Ишмөхәммәтов
Туган 7 октябрь 1977(1977-10-07) (46 яшь)
Йөзимән, Сәетбаба авыл шурасы[d], Гафури районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты һәм Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия
Гыйльми дәрәҗә: социология фәннәре кандидаты[d]

 Рөстәм Ишмөхәммәтов Викиҗыентыкта

Рөстәм Ишмөхәммәтов (7 октябрь 1977 ел) — Россиянең һәм Башкортстанның дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Россия Федерациясе Федераль Җыелышының VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, парламентның Конституцион кануният һәм дәүләт корылышы комитеты әгъзасы ("Бердәм Россия" фракциясе).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ишмөхәммәтов Рөстәм Рифат улы 1977 елның 7 октябрендә Башкорт АССРның Гафури районы Йөзимән авылында туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый.

Социология фәннәре кандидаты.

1992 елдан 1993 елга кадәр - БАССР Красноусол авылындагы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә эшли.

1994 - 1996 елларда — Башкорт дәүләт университетында белем ала.

1999 елда 140 нчы Башкорт гимназиясендә тарих укытучысы булып эшли.

1999 елдан  2001 елга кадәр, шулай ук 20042005 елларда — 136 нчы Башкорт лицееның тарих укытучысы.

2001 елдан 2004 елга кадәр Башкортстан Президенты каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе аспиранты.

2005 - 2009 елларда — Башкортстан Бәләбәй шәһәре гимназиясе директоры[1]

2008 елда Башкортстан Республикасының VI чакырылыш Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты. Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр комитетында эшли.

2009 - 2010 елларда — "Башкортстан мәгариф үстерү институты" Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә эшли.

2010 - 2012 елларда — Башкортстан Республикасы Президенты киңәшчесе.

2010 — 2012 елларда — "Бердәм Россия"Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең Башкарма комитеты җитәкчесе.

2011 елда  VI чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия"нең праймеризы нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасы Дәүләт Думасына кандидат итеп теркәлә.

2012 елда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты итеп сайлана, анда Дәүләт корылышы комитеты рәисе урынбасары булып эшли; 2013 елдан - Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет җитәкчесе урынбасары.

2014 елның октябреннән Рөстәм Ишмөхәммәтовка Россия Федерациясе Федераль Җыелышының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты мандаты тапшырыла, ул 2015 елның октябреннән Дәүләт Думасында Энергетика буенча комитетта тора.

2015 елның октябреннән Дәүләт Думасының Конституцион кануният һәм дәүләт корылышы буенча комитет әгъзасы.[2]

Өйләнгән, ул һәм кыз үстерә.

Җәмәгатьчелек эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007-2008 елларда — Башкортстан Дәүләт Җыелышы - Корылтае каршындагы Яшьләр Җәмәгать палатасы әгъзасы.

2008-2010 елларда — Россия Федерациясенең Федераль Яшьләр Җыелышы әгъзасы

2009-2010 елларда — "Мәгариф: традицияләр һәм инновацияләр" журналының баш мөхәррире.

2009-2010 елларда — "Бөтенрусия педагогик җыелышы" Бөтенрусия җәмәгать оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе.

2009 елдан — "Башкортстан-Алмания" Россия-Алмания дуслыгы җәмгыяте идарәсе әгъзасы.

2013 елдан — Башкортстан буенча Эчке эшләр каршындагы Координацион Совет әгъзасы.

Өстәмә белем бирү буенча халыкара академиянең мөхбир-әгъзасы.

Бөек Ватан сугышына багышланган төрле мәдәни чараларга даими ярдәм күрсәтә.[3]

Бүләкләре һәм исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2006).
  • Башкортстан Республикасы Президентының «Башкортстан Республикасы буенча "Илнең профессиональ командасы" проекты лауреаты» дипломы (2007; 2009).
  • "Бердәм Россия" партиясенең "Кадрлар резервы: илнең профессиональ командасы" федераль югарылыктагы лауреат дипломы (2007).
  • Башкортстан Республикасы Президентының "Башкортстан һәм Россиянең үсеше өчен күп еллык эшчәнлеге өчен" Рәхмәт хаты (2009).
  • Башкортстан Президентының "Башкортстанның дәүләтчелеген үстерүдәге шәхси казанышы, җөмһүрият кануниятен камилләштерүдәге һәм үстерүдәге, иҗтимагый-сәяси тормышындагы катнашлыгы өчен" Рәхмәт хаты (2013).
  • «Наркотикларны таратуга каршы торудагы казанышлары өчен" медале (2011).

Дәүләт, җәмәгать һәм партия структураларының бик күп Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән[4].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]