Рөстәм Уразаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рөстәм Уразаев
Р.Уразаев.jpg
Туган телдә исем Рөстәм Ренат улы Уразаев
Туган 21 гыйнвар 1958(1958-01-21) (59 яшь)
Үзбәкстан, Ташкент
Милләт татар[1]
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Һөнәре режиссёр, кино артисты, шоумен
Җефет Юлия Уразаева

Рөстәм Уразаев (Рөстәм Ренат улы Уразаев) – кино һәм театр артисты, режиссёр, телевидениедә күңел ачу тапшырулары алып баручы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1958 елның 21 гыйнваренда Ташкәнтта туган. Ташкәнтның 110- мәктәбен, П. Беньков исемендәге сәнгать укуханәсен (дизайн һәм сәнгатьчә бизәү бүлеге) тәмамлый. Ташкәнт дәүләт университетының тарих факультетында укый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кинематографиядә дебюты - 14 яшьтә «Узыш автомобильләрендәге куркусыз егетләр» (Эти бесстрашные ребята на гоночных автомобилях) фильмында уйнаган роле.[2] 1992 елда Умберто Соласның «Мәгърифат гасыры» (Век просвещения) фильмында яшь Истебанны уйнау танылу китерә. Күп санлы киностудияләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә, 40 тан артык баш һәм эпизод рольләрдә уйный.[3] Кинода төшүне шоу, концерт һәм хәйрия акцияләре оештыру белән чиратлаштыра. Үзбәк телевидениесендә «Зодиак билгесе астында» (Под знаком Зодиака) телевизион тапшыруларын алып бара. Кинематографиядә режиссёр буларак үзен сынап карый: баштарак фильм төшерү мәйданчыгында куючының ярдәмчесе һәм икенче куючы булудан башлый. «Мөстәкыйль режиссёрлык эшләре Русия сериалларыннан нык аерыла: Р. Уразаевның боевикларында һәрвакыт туннель башында яктылык күренә, явызлык һәм усаллык белән алышта намус һәм изгелек җиңә.»[4]

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Режиссёр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тотык»та Әхмәт. 1983
«Им-томчы» постеры. 2011
«Легавый»да Жора Майкопский. 2012
  • 2012 — Канундагы укытучы. Әйләнеп кайту (Учитель в законе. Возвращение)
  • 2010 — Ата торган таулар (Стреляющие горы)
  • 2010 — Канундагы мент-2 (Мент в законе-2)
  • 2008 — Глухарь
  • 2007-2013 — Эз (След)
  • 2006 — Хатын-кыз серләре (Женские истории)

Актёр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 — Легавый — Жора Майкопский
  • 2011 — Им-томчы 2: Кагыйдәсез ау (Знахарь 2: Охота без правил) — Хәдид
  • 2010 — Ата торган таулар (Стреляющие горы) — капитан Джабиев
  • 2010 — Күләгә артыннан куу (Погоня за тенью) — Әхмәт
  • 2009 — Кылыч (Меч) — Коренев
  • 2008 — Мираж — Җамал (баш роль)
  • 2008 — Глухарь — үзбәк
  • 2007 — Миллионга бер сөю (Одна любовь на миллион) — Кәрим
  • 2006 — Кушаматы «Албанлы» (Псевдоним «Албанец») — Мигель
  • 2006 — Кирегә исәп (Обратный отсчёт) — Сәет Мизраһи
  • 2005 — Шәхси эзләүче (Частный детектив) — Нестор
  • 2005 — Атаман
  • 2003 — Ватан көтә (Родина ждёт) — Мезрак
  • 1993 — Уттагы фәрештә (Ангел в огне) (Үзбәкстан)
  • 1992 — Абага серләре (Тайна папоротников) (Үзбәкстан)
  • 1991 — Мәгърифәт заманы (El siglo de las luces, Le siècle des lumières) (ССРБ, Франция, Куба) — Истебан (баш роль)
  • 1990 — Шаһзадәләр өчен рок-н-ролл (Рок-н-ролл для принцесс) — эпизод
  • 1990 — Шаһзадә өрәк (Принц привидение) — Әхмәт (баш роль)
  • 1990 — Көнчыгыш коридоры, яки рэкет (Восточный коридор, или Рэкет по..)
  • 1989 — Шок — Шаһбаз
  • 1989 — Шакаллар (Шакалы)
  • 1989 — Гу-га — махсус хезмәт кешесе
  • 1988 — Зилзилә (Смерч)
  • 1987 — Һава аланындагы вакыйга (Случай в аэропорту)
  • 1985 — Хуш, җәйнең яшеллеге (Прощай, зелень лета) — Артык Алиевичның улы
  • 1985 — Килен озату (Проводы невесты)
  • 1983 — Тотык (Заложник) — Әхмәт
  • 1982 — Даһиның яшьлеге (Юность гения) — эпизод
  • 1982 — Эләктерү (Захват) — Әкбәр
  • 1982 — Яратсаң (Если любишь) — Сабир
  • 1978 — Пешекче һәм җырчы (Повар и певица) — пешекче Таһир (баш роль)
  • 1977 — Эссе кояш астындагы йорт (Дом под жарким солнцем)
  • 1975 — Узыш автомобильләрендәге куркусыз егетләр (Эти бесстрашные ребята на гоночных автомобилях)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ (Русия) кинематографистлар берлеге әгъзасы (1978)
Югары актёр категориясе (1978)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]