Садыр (Кассиопея)

Садыр (гарәп. صدر садр — «күкрәк»[1]; Кассиопея α, Кассиопея альфасы, α Cas) — Кассиопея йолдызлыгының яктырыш буенча икенче йолдыз. Бу +2,24 йолдызча зурлыктагы йолдыз.
Физик хасиятләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Садыр — K0 IIIa спектр сыйныфылы кызгылт сары зур йолдыз, аның диаметры 42 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан салкынрак, әмма 855 тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 230 яктылык елы ераклыкта урнашкан.
Исем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Йолдызның гарәп теленнән алынган исеме Садыр (ингл. Shedir; рус. Шедар) Садыр Зателкөрси (гарәп. صدر ذات الكرسي садр зат әл-көрсий — «Тәхет иясе күкрәге»ндәге йолдыз[1][2]) атамасының кыскартылган варианты. Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «күкрәктәге йолдыз» дип атады[3]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны шулай ук «күкрәктәге» дип атады[4].
Күк йөзендә Аккош йолдызлыгында бер үк исемдәге йолдыз бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Садыр — күкрәк, түш, йөрәк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 495.
- ↑ Зат — шәхес; көрси — тәхет. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 127, 231.
Зателкөрси — «тәхет иясе» (Кассиопея). — Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 179. - ↑ Птолемей К. Альмагест: Математическое сочинение в тринадцати книгах: пер. с древнегреч. И.Н. Веселовского. — М.: Наука, 1998. — 672 с. — С. 231.
- ↑ Звездный каталог ал-Бируни. — С. 102.