Эчтәлеккә күчү

Салават Юлаев һәйкәле (Уфа)

54°43′07″ т. к. 55°55′34″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Салават Юлаев һәйкәле (Уфа) latin yazuında])
Һәйкәл
Салават Юлаевка һәйкәл
Файл:Salavat-Yulaev-2016.jpg
УрынУфа
Төзелеш19631967 еллар
ХаләтКалып:Культурное наследие РФ 4
Биеклек9,8 м, нигез белән — 14 м
Материалбронзалатылган чуен, гранит нигез
(аудио)
(аудио)
Салават Юлаев (фильм).
noicon
Помощь по воспроизведению

Салават Юлаевка һәйкәлУфа шәһәрендә 1967 елда куелган һәйкәл. Башкортстанның халык шагыйре, 1773-1775 елларның крестьян сугышы батыры Салават Юлаевка (1754-1800) багышланган сын әсәре.

Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда Уфа шәһәренең көньягында Агыйдел елгасы буендагы текә ярга куелган.[1]

Автор-сынчысы — Сосланбәк Тавасиев, 3 елдан соң ССРБ Дәүләт премиясенә, ә соңрак Сәнгать академиясенең Алтын медаленә лаек була.

Мигъмары — Исмәгыйль Гайнетдинов.

Бу скульптура — Русиядә иң зур атлы статуя. Һәйкәлнең биеклеге 9,8 метр, авырлыгы – 40 тонна.

Һәйкәлнең тимер юл күпере ягыннан күренеше

Һәйкәл Салават Юлаевны атта утырган итеп күрсәтә. Салават уң кулына камчы (чыбыркы) тоткан. Һәйкәл бронзалатылган чуеннан ясалган, һәйкәл нигезе тимер-бетоннан ясалган вә гранит плитәләр белән капланган.

Постамент нигезе тактала башкорт һәм рус телләрендә:

Башҡорт халҡының милли батыры
САЛАУАТ ЮЛАЕВҠА
һәйкәл 1967 йылда һалынды
скульпторы Тавасиев С. Д.
архитекторы Ғәйнетдинов И. Ғ.

Национальному герою
башкирского народа
САЛАВАТУ ЮЛАЕВУ
памятник сооружен в 1967 году
скульптор Тавасиев С. Д.
архитекторы Гайнутдинов И. Г.

дип язылган.

  • 2024 елда һәйкәл үзе һәм аның астындагы курган авария хәлендә дип табылган, һәйкәлне сүтеп алып, Уфада махсус цехта реставрация уздырырга карар ителгән[2].
  • 2025 елның 30 июнендә һәйкәлне реконструкцияләү һәм реставрацияләү проектына старт бирелгән. Һәйкәлне реконструкцияләү 2027 ел ахырына кадәр диярлек дәвам итәчәк, яңартылган комплекс тулаем алганда үзенең 60 еллыгына ачылырга тиеш[3].
  • Проектның бәясе тулаем алганда 300 млн сум дип бәяләнгән. Алга таба һәйкәл реставрациясез тагын 60 ел тора алыр дип көтелә[4].
  • 2025 елның 6 ноябрендә махсус техника ярдәмендә һәйкәл тулысынча сүтеп алынган һәм Уфадагы махсуслаштырылган остаханәгә реставрация ясау өчен китерелгән. Реставрациядән соң һәйкәл дә, постамент та башлангыч кыяфәтенә кайтачак. Реставрация эшләре 2027 елда тәмамлана, ә һәйкәл урынына үзенең 60 еллык юбилеена кире куелачак[5].
  • Төнлә һәйкәл астан яктыртыла.
  • Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исемлегенә кергән.[6]
  • Һәйкәл Башкортстан гербында сурәтләнгән.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]