Сергей Гыймаев
Сергей Гыймаев | |
---|---|
![]() | |
Туган | 1 гыйнвар 1955 Пружаны, Брест өлкәсе, Биларус Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, СССР |
Үлгән | 18 март 2017 (62 яшь) Тула, Россия[1] |
Үлем сәбәбе | йөрәк сумите инфаркты |
Күмү урыны | Химки |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт өлкә университеты[d] |
Һөнәре | алкалы һоккей уйнаучы, тренер |
Балалар | Сергей Сергеевич Гимаев[d] |
Спорт такымы әгъзасы | ЦСКА[d] һәм СКА[d] |
Сергей Наил улы Гыймаев (1 гыйнвар 1955, БССР‑ның Брест өлкәсе Пружаны шәһәре — 18 март 2017, Тула, Русия) — совет хоккейчысы һәм тренеры, комментатор.
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сергей Наил улы Гыймаев — алкалы хоккей буенча атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар ССРБ чемпионы, Русиянең атказанган тренеры, спорт комментаторы. "Салават Юлаев" СДЮСШ тәрбияләнүчесе. Салават Юлаев исемендәге спорт клубы, ЦСКА (1976-1985) һәм СКА Ленинград (1985-86) командаларында уйный. Күп тапкыр ССРБ чемпионы (1978-1985), ССРБ Кубогын яулаучы (1977, 1979), Аурупа Кубогы (1979, 1980, 1983), "Известия" ("Хәбәрләр") гәҗите бүләгенә халыкара турнирлар җиңүчесе (1982) һәм күп тапкыр Аурупа чемпионнары Кубогын яулаучы (1976, 1978-1985). Русия-2 телеканалында спорт комментаторы. Шәрәф ордены белән бүләкләнгән (2003). Улы: Гыймаев Сергей Сергеевич — хоккейчы.
Сергей Гыймаев 2017 елның 18 мартында Тула шәһәрендә ветераннар матчы барганда кинәт вафат булды[2][3] .
Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Хоккейчы булганда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Салават Юлаев
- 1974-1976
СССР СКА (Куйбышев)
- 1976-1985
СССР ЦСКА
- 1985-1986
СССР СКА Ленинград
Тренер булганда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Спорт казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ССРБ чемпионаты (1978-1985)
ССРБ Кубогын яулаучы (1977, 1979)
Аурупа чемпионнары Кубогын яулаучы (1976, 1978-1985)
Аурупа Кубогы (1979, 1980, 1983)
"Известия" ("Хәбәрләр") гәҗите призларына халыкара турнирлар җиңүчесе (1982)
Бүләкләре һәм премияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Шәрәф ордены (2003).
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 https://lenta.ru/articles/2017/03/18/sergeygimaev/
- ↑ Заслуженный тренер России по хоккею Гимаев умер во время матча ветеранов. Сетевое издание «РИА Новости». Официальный сайт, 2017, 18 марта(рус.)(урыҫ.)(Тикшерелгән 18 март 2017)(Тикшерелгән 18 март 2017)
- ↑ Умер Сергей Гимаев. 18 март 2017 тикшерелде.