Сергей Огородников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Огородников latin yazuında])
Сергей Огородников
Туган 1965
Баулы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре культурист

Сергей Иванович Огородников (1965 ел, Баулы, Баулы районы, Татарстан АССР, ССРБ) — рус культуристы (бодибилдер).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергей Огородников 1965 елда Татарстан АССРның Баулы районы Баулы бистәсендә туа. 1983 елда Уфа нефть институтына укырга керә. Культуризм белән 1984 елда студентлар тулай торагы каршындагы тренажёрлар залында шөгыльләнә башлый.

1988 елның апрелендә Салават шәһәрендә узган атлетика гимнастикасы буенча Башкортстан чемпионатында катнаша, 90 кг нан артык авырлык категориясендә җиңә. Беренче титулларын 1990 елларда Башкортстан һәм Россия чемпионатларында яулый. 7 тапкыр Россия чемпионы булып тора.

1993 елдан Европа һәм дөнья дәрәҗәсендәге ярышларда катнаша. 1996 елда Европа һәм дөнья абсолют чемпионы титулын яулый.

1990 еллар уртасыннан «Галәм Мистеры» (NABBA Mr. Universe) турнирында һәвәскәр буларак чыгыш ясый. 2000 елда Россия вәкилләренең беренче булып һәвәскәрләр арасында «Галәм Мистеры» бәйгесендә җиңүче була. Дөньяның иң яхшы бодибилдерлары исемлегенә «Галәм Мистеры» ярышларының абсолют чемпионы титулын яулап керә.

2001 елдан «Галәм Мистеры»нда профессионал буларак чыгыш ясый. 2005 елда Россия вәкилләреннән беренче булып ярышларда җиңүче була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]