Сильва Капутикян

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сильва Капутикян latin yazuında])
Сильва Капутикян
Туган телдә исем әрм. Սիլվա Կապուտիկյան
Туган 20 гыйнвар 1919(1919-01-20)[1][2]
Ереван, Первая Республика Армения[d][3][1][2]
Үлгән 25 август 2006(2006-08-25)[4] (87 яшь)
Ереван, Әрмәнстан
Үлем сәбәбе инсульт
Күмү урыны Комитас исемендәге пантеон[d]
Ватандашлыгы Первая Республика Армения[d]
 СССР
 Әрмәнстан
Әлма-матер Ереван дәүләт университеты[d][1] һәм Высшие литературные курсы литературного института им. А.М. Горького[d][1]
Һөнәре шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, язучы, публицист
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Ованес Шираз[d]
Балалар Шираз Ара

 Сильва Капутикян Викиҗыентыкта

Сильва Капутикян (әрм. Սիլվա (Սիրվարդ) Բարունակի Կապուտիկյան, 20 гыйнвар 1919 ел25 август 2006 ел) — XX гасырның күренекле әрмән шагыйре, язучы һәм публицист, Әрмәнстан Республикасының Милли Фәннәр академиясе академигы. Әрмән ССРның (1970) һәм Грузин ССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980). Икенче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты (1952). 1945 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сильва Барунаковна Капутикян 1919 елның 5 гыйнварында Ереванда, укытучы һәм революцион гәзитнең элекке мөхәррире, Ван шәһәре качагы гаиләсендә туа. Урта мәктәп тәмамлый.

1936-1941 елларда — Ереван университетының филология факультетында, аннары Әдәбият институтының Югары әдәби курсларында укый. 1933 елдан матбугатта әсәрләре басыла башлый.

1941 елдан Әрмәнстан Язучылар берлеге әгъзасы. Әрмәнстан Республикасы Милли Фәннәр академиясенең (1994), «Дөнья халыкларының рухи бердәмлеге» һәм «Табигать һәм җәмгыять мәсьәләләре буенча» академияләренең тулы хокуклы әгъзасы. Ереван хезмәтчәннәренең шәһәр советы депутаты була. «ПЕН-клуб» Халыкара интеллектуаль клубы әгъзасы.

Карабах мәсьәләсе буенча актив позициядә тора. Карабах хәрәкәте лидерларының берсе. Зорий Балаян белән бергә 1988 елның 26 февралендә Карабах мәсьәләсен республика файдасына хәл итәргә ышандыру максатыннан Горбачев белән очраша. Бик күп патриотик әсәрләр авторы.

1990 еллар башында шагыйрә әрмән властьларын һәм аларның сәясәтен каты тәнкыйтьләп чыгыш ясый. 2004 елда оппозиция митингын бастырганнан соң, 80 яшенә бирелгән Изге Месроп Маштоц орденын Әрмәнстан президенты Р. Кочарянга кире кайтара.

Шагыйрә 2006 елның 26 августында Ереванда вафат була. Ереванның Комитас исемендәге пантеонында җирләнә.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әрмән шагыйре Ованес Ширазда кияүдә була, улы — скульптор Ара Шираз.

Рус телендәге библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

С. Б. Капутикян — әрмән һәм рус телләрендәге, шулай ук башка бик күп телләргә тәрҗемә ителгән 60тан артык китап авторы. Үзенең шигырьләрендә С. Б. Капутикян мәхәббәт, хатын-кыз ялгызлыгы, үз-үзеңне корбан итү темаларына еш мөрәҗәгать итә.

Еш кына төрле илләрдә булып, әрмән диаспорасы вәкилләре белән тыгыз аралаша (Әрмәнстанда да, диаспорада Капутикянның «Тыңла, улым» шигыре популяр була), публицистик әсәрләр яза («Кәрваннар бара әле», «Карваннар югала» һ. б.), аларда әрмән качаклары варисларның төп проблемаларын — сагыш, ваз кичү, көнбатыш әрмән теленең югалуы, үзеңне саклап калу өчен көрәш, әрмәннәрнең геноцидын тану буенча тырышлыклар — күтәрә.

Рус телендәге библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Кол

  • Избранные произведения в 2-х томах. М., 1989
  • Избранные произведения в 2-х томах. М., 1978
  • «В эти дни» (1945),
  • «Стихи» (М.,1947),
  • «На берегу Занги» (1947),
  • «Мои родные» М., Правда, 1952
  • Мои родные. М., Советский писатель, 1951, 1952
  • Здравствуйте, друзья. Ереван, 1952
  • «В добрый путь». М., 1954,
  • Лирические стихи. М., 1955
  • «Откровенная беседа» (1955),
  • Розовые камни . М., 1959
  • Стихотворения. М., 1959
  • Огонек в окне. М., 1961
  • Раздумья на полпути. М.,1962
  • Живу я сердцем. Ереван, 1963
  • Лирика. М., 1964
  • Караваны еще в пути. М., 1969
  • Караваны еще в пути. Ереван, 1970
  • Моя страница М., 1972
  • «Вглубь горы» (1972),
  • Весна на вершинах. М., 1972
  • Верность., М., 1975
  • Меридианы карты и души. М., 1978, 1982
  • Посвящение. М., 1979
  • Проза. Ереван, 1979
  • «Часы ожидания» (М., Правда, 1983),
  • «В Москву», поэма для детей,
  • «Моя страна»,
  • Кровля Армении. М., 1981
  • Тревожный день. М., 1985
  • Встречи без расставаний. Ереван, 1987
  • Памятки. Ереван, 1988
  • «Часы ожидания» (М., Детская литература, 1988),
  • Моя тропка на дорогах мира. М., 1989
  • Идет зима. М., 1994

Капутикян шигырьләрен рус теленә Б. Ш. Окуджава, Е. А. Евтушенко, Ю. П. Мориц, М. С. Петров, Б. Ә. Әхмәдуллина, М. И. Алигер тәрҗемә итә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Наири Зарян:
«

Капутикян — самая любимая поэтесса армянской диаспоры.

»
  • Давтян Ваагна:
«

Капутикян пишет нежно, но и жестко, женскую, но и сильную поэзию. Меня всегда восхищала удивительная гармония сердца и мысли поэтессы….

»
  • Аветис Мовсесян:
«

Капутикян пела о больших страданиях и больших радостях своего народа.

»

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]