Силэнд кенәзлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Силэнд кенәзлеге latin yazuında])

Силэнд кенәзлеге
Байрак Илтамга
Силэнд милли һимны
Бәйсезлек көне 2 сентябрь 1967 ел
Рәсми телләр инглиз
Идарә итү формасы конституцион монархия
Кенәз Михаил I Бейтс
Мәйдан
• Барлыгы

~0,001[1] км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

27 (2002),
4
Этнохороним силэнд
Акча берәмлеге силенд доллары
Телефон коды +44
Сәгать кушаклары UTC±00:00[d]
  1. Англия белән янәшәдә ил сатыла // Би-би-си, 11 январь 2007(рус.)

Силэнд кенәзлеге (ингл. Principality of Sealand) — 1967 елда үзен үзе бәйсез ил дип игълан иткән территория, дөньяда үзен үзе бәйсез дип игълан иткән илләрдән территориясе буенча иң кечкенәсе. Бөекбритания ярларыннан 7 диңгез миле (13 км) ераклыгында, диңгез платформасында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әүвәл Силэнд кенәзлеге Бөекбританиянең Икенче бөтендөнья сугышы вакытында төзелгән Рафс-Тауэр диңгез базасы булган. Ул нефть платформаларын урнаштыру тәртибендә корыла, зенит туплары һәм зур булмаган солдат гарнизонын тоту өчен хезмәт итә. Платформа диңгез төбенә беркетелгән, авырлыгы 4,5 мең тонна.

1966 елда Бөекбритания армиясе майоры Рой Бэйтс әлеге ташландык платформага килә, анда үзенең пират радиостанциясен урнаштырырга уйлый. Ике айдан британ хөкүмәте диңгездәге корылмалардан радиоэфирга чыгуны тыю турында канун кабул итә. Әлеге канун кабул ителүгә протест йөзеннән, 17 көннән Рой Бэйтс Силэндны бәйсез ил дип, үзен кенәз Рой I дип игълан итә. Илнең ватандашлары, хөкүмәте, икътисады барлыкка килә.

1978 елда илдә дәүләт түнтәрелеше булып ала. Монархның өйдә булмавыннан файдаланып, Силэнд премьер-министры алманияле Александр Ахенбах монархның улы Майклны тотык итеп ала. Ләкин яшь шаһзадә сак астыннан кача, гаскәр туплап, хакимиятне атасына кайтарып бирә, сатлыкҗаннарны йозак астына утырта.

Алмания хөкүмәте А. Ахенбахны азат итү турында сөйләшергә үзенең дипломатын җибәрә. Әлеге вакыйганы Силэнд ватандашлары үз илләренең статусын тану дип кабул итә.

1987 елда британ хөкүмәте Британия яр буе суларының озынлыгын 3 мильдән 12 диңгез миленә озынайта, шулай итеп, Силэнд Британия территориясе эчендә кала. Британия хөкүмәте платформаны кулга төшермәкче булгач, Силэнд кешеләре ягыннан каты каршылыкка очрый.

2006 елда платформада янгын чыга. Зыян күргән биналар бер ел эчендә төзәтелә.

Хәзерге вакытта, статусы танылу-танылмауга бәйсез рәвештә, Силэнд — үз маркасы, валютасы, король гаиләсе, паспорты, конституциясе булган мини-ил. Дәүләткә нигез салучы Пэдди Рой Бэйтс 2012 елда вафат була.

Икътисады[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рафс-Тауэр платформасы (ингл. Roughs Tower
Силэнд маркалары
Силэнд картада
  • Силэнд казнасы туризм, веб-хостинг, онлайн-казино кебек коммерция авантюралары исәбенә тулыландырыла.
  • Билгеле бер хак түләп, теләгән кеше барон һәм баронесса титулы сатып ала ала.
  • 1997 елда 150 мең паспорт бирелә, ләкин күбесен, җир шарының төрле почмагында җинаятьләрдә кулланылганлыгы билгеле булгач, гамәлдән чыгарырга туры килә.
  • 2007 елда PirateBay сайты платформада штаб-фатирын урнаштырмакчы була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]