Скуминча психотренинг
Внешний вид
Скуминча психотренинг — 5 күнегүдән торган яхшы нәтиҗә бирүче психотерапия ысулы[1][2][3]:
- «Релаксация» — эзлекле рәвештә аяк, кул, гәүдә, муен, баш мускулларының киеренкелеген бетерү. Кул чукларының, арка, йөзнең релаксациясенә аерым игътибар бирелә, чөнки әлеге контингентта аларның артык киеренкелеге аеруча күзгә ташлана.
- «Җылы» — аяклар, куллар, кояш үрелмәсе, муен, баш җылытыла. Скумин синдромы авырулар периферия урыннары өшүдән, салкыннан иза чигә. Бу җайсызлыкны бетерү, турыдан-туры уңай нәтиҗәдән тыш, шәхеснең авыру белән көрәше активлашуга китерә.
- «Очу, авырлык югалу» — очу, авырлык югалу, тәннең «эреп юкка чыгуы» кебек тойгылар уята торган формулалар кулланыла. Бу күнегүне үзләштергәч әлеге авыруларга хас булган авырту, хәлсезлек, авырлык, уңайсызлык кебек тойгылар кими, авыруларның кәефе яхшыра.
- «Максатчан рәвештә үз-үзеңне ышандыру» — аның формулалары төгәл дәвалау бурычлары белән билгеләнә. Алар имплантатларның эшләвенә карата адекват мөнәсәбәт булдыруга, йокыны нормальләштерүгә, характерлы тайпылышларны төзәтүгә, куркуны, шөбһәләнүне җиңүгә, шәхси ресурсларны мобилизацияләүгә юнәлтелә.
- «Активлаштыру» — үз-үзеңә бикләнгәнлек халәтеннән чыгаруга булыша торган формула һәм күзаллаулар ярдәмендә эшләнә. Организмның энергия, көч җыюына басым ясала һәм бу сәламәтләнүгә, авыруның хәле яхшыруга китерә.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Бобина Л.А. Синдром Скумина как нозологическая форма. // К Здоровью через Культуру. – 2010. – №18. – С. 22-36. ISSN 0204-3440
- Филатов А.Т., Скумин В.А. Психопрофилактика и психотерапия в кардиохирургии. – Киев: Здоров'я, 1985. – 72 с. (Б–ка практ. врача).- с. 36 - 39.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Skumin mind control method. psychology.wikia. 6 January 2019 тикшерелгән.
- ↑ Syndrome de Skumin. Wikimonde. 6 January 2019 тикшерелгән.
- ↑ Is it possible to cure Skumin syndrome?. answers.com. әлеге чыганактан 2016-05-16 архивланды. 6 January 2019 тикшерелгән.