Виктор Скумин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Скумин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Виктор Скумин
Скумін Віктор Андрійович 01.jpg
Туган телдә исем рус. Виктор Андреевич Скумин
Туган 30 август 1948(1948-08-30) (72 яшь)
Пинзә өлкәсе, РСФСР, СССР
Яшәгән урын СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Харкау милли тыйб университеты[d]
Һөнәре педагог, врач-писатель, песихиятыр, психолог, фәлсәфәче
Эш бирүче Мәскәү
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: рух тыйбы[d]
Эш урыны: Мәскәү
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Фәнни җитәкче: Николай Амосов

Commons-logo.svg Виктор Скумин Викиҗыентыкта

Виктор Андрей улы Скумин (рус. Ви́ктор Андре́евич Скуми́н; 1948 ел, 30 август, Пенза өлкәсе, РСФСР) — ССРБ һәм Русия галиме, җәмәгать эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессор, «Мәдәният аша — сәламәтлеккә» Халыкара иҗтимагый хәрәкәтенең президенты-нигез салучысы. Кардиопротезлы психопатологик симптом комплексын (Скумин синдромы) һәм соматик авыруның невротик фантом синдромын тасвирлап бирә. Гәүдә-тән кимчелеге булган һәм психикалары какшаган пациентлар өчен тернәкләндерү программалары, психотренинг методикасы авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балачагы һәм яшьлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елның 30 августында РСФСР-ның Пенза өлкәсендә ССРБ МГБ офицеры гаиләсендә туа. Әтисе — Скумин Андрей Никифорович. Әнисе — Скумина (кыз фамилиясе Власова) Мария Ивановна. Виктор туып озак та үтми, әтиләре Идел буе хәрби округы эчке эшләр гаскәрләренең хәрби трибуналы рәисе булып билгеләнүе[1] сәбәпле, гаилә Казанга күченә. Алга таба ул әти-әнисе белән Чиләбедә, Петрозаводскида һәм башка шәһәрләрдә яши [2].

1973 елда Харкау милли медицина университетын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан соң Киевта танылган галим һәм сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән академик Н. М. Амосовта клиник ординатура үтә[3][4] һәм Харкауда дипломнан соң белем бирү медицина академиясенең психотерапия кафедрасында аспирантурада укый[5].

Фәнни-педагогик карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елдан алып 1980 елга кадәр Н. М. Амосов исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе Милли институтында эшли. 1978 елда моңарчы билгеле булмаган «кардиопротезлы психопатологик симптом комплексы» дип аталган авыруны сурәтләп бирә[6][7][8][9], ә соңрак аны «Скумин синдромы» дип йөртә башлыйлар[10][11][12][13].

Сергей Петухов үзенең мәкаләсендә галимнең әлеге өлкәдәге эзләнүләренә мондый бәяләмә бирә:

« Ватандаш галимебез Виктор Скумин тарафыннан кардиопротезлы психопатологик синдромга анлатма бирелде, ул дәреслекләргә «Скумин синдромы» буларак кертелгән. Кешенең игътибары даими рәвештә эчендә эшләп торган кечкенә моторга юнәлтелә. Протезлардан, әйтик, теш протезларыннан, хәтта ки кул һәм аяк протезларыннан аермалы буларак, кешенең игътибарын аннан аерып алу һич тә мөмкин түгел. Кеше һәрвакыт «Ә кинәт бу кечкенә мотор туктап калса?» дип көтеп яши. Тере йөрәктә бу хакта авырту хәбәр итә. Ә монда авырту юк һәм булуы да мөмкин түгел. Киләчәктә, мөгаен, йөрәк тибешен хәтерләткән протезлар да пәйда булыр. Әмма алар шулай ук авыртмаячак, шуңа күрә дә Скумин синдромы йөрәк протезлы кешенең психикасына басым ясап торачак[14]. »

1979 елда кардиохирургик профильле авырулар өчен психотренинг методикасын[15], эшли, соңрак ул башка авыруларны дәвалаганда да кулланылыш таба[16]. 1980 елда «Йөрәк клапаны протезлы авыруларны тернәкләндерү системасында психотерапия һәм психопрофилактика» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1980 елдан алып 1990 елга кадәр Харкау дипломнан соң белем бирү медицина академиясендә психотерапия укыта. 1986 елда соматик авыруның невротик фантом синдромын аңлатып бирә[17]. 1988 елда «Ашкайнату системасында хроник авыру булган балаларда һәм яшүсмерләрдә чиктәш психик тайпылышар (клиника, систематика, дәвалау, психопрофилактика)» темасына медицина фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый. Яклау В. П. Сербский исемендәге иҗтимагый һәм суд психиатриясе Дәүләт фәнни үзәгендә үтә[18][19].

1990-1994 елларда Харкау дәүләт мәдәният академиясендә педагогика һәм психология кафедрасы профессоры, шулай ук физик культура һәм сәламәтлек кафедрасы профессоры вазыйфаларын башкара. Социаль педагоглар әзерләү буенча «Сәламәтлек культурасы нигезләре» курсын эшли һәм гамәлгә куя. Сәламәтлек культурасы теоретиклары О. В. Верхорубова һәм Н. А. Лобанова, раславынча,

« В. А. Скумин тарафыннан тәкъдим ителгән сәламәтлек культурасы гыйлеме концепциясе (2002)[20] нигезендә, рухи, психик, физик культура кешенең сәламәтлек халәтен билгели. Ә рухи, психик, физик сәламәтлек исә тагын да югарырак дәрәҗәдәге культурага ирешүгә алшарт булып хезмәт итә[21]. »

Иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда «Мәдәният аша — сәламәтлеккә» (The World Organisation of Culture of Health) Халыкара иҗтимагый хәрәкәте президенты вазыйфасына сайлана. Оешма Россия Федерациясе юстиция министрлыгында теркәлү узган Устав нигезендә эшли[22]. Хәрәкәт нәшрияты тарафыннан сәламәтлек культурасының нәзари һәм гамәли аспектлары буенча китаплар бастырыла[23][24]. Шулай ук «К здоровью через культуру» журналы (ISSN 0204-3440, OCLC 70966742) нәшер ителә[25][26][27].

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«МедНовости» тарафыннан 2015 елда үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, В. А. Скумин «Медицина буенча Россия җыелмасына» кертелгән. Әлеге исемлек Россия Федерациясе, Советлар Союзы һәм Россия империясенең 53 галименнән тора[28][29].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сайланма библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Литвин, Алтер (2002). «Японские военнопленные: спецлагерь на Каме». Гасырлар авазы — Эхо веков 3/4. ISSN 2073-7483. Проверено 25 августа 2019.
  2. Современная история Челябинского гарнизонного военного суда (военного трибунала). chgvs.chel.sudrf.ru (2011-10-25). әлеге чыганактан 2016-02-02 архивланды.
  3. Украинские медики, изменившие мир. ukraine-in.ua. әлеге чыганактан 2016-02-02 архивланды. 20 июня 2017 года тикшерелде.
  4. Амосов первым провёл протезирование клапана на сердце. Киевский новостной общегосударственный телеканал «24» (2013-12-07). әлеге чыганактан 2015-10-11 архивланды.
  5. История кафедры. Кафедра психотерапии ХМАПО. Новости украинской психиатрии. әлеге чыганактан 2016-06-20 архивланды. 20 июня 2017 года тикшерелде.
  6. Амосов Н. М., Бендет Я. А. Терапевтические аспекты кардиохирургии. — Киев: Здоров’я, 1990. — бит 137, 262−266. — 5000 экз. — ISBN 5-311-00238-7
  7. Бачериков Н. Е., Михайлова К. В., В. Л. Гавенко и др. Клиническая психиатрия. — Киев: Здоров’я, 1989. — бит 244. — 40000 экз. — ISBN 5-311-00334-0
  8. Менделевич В. Д., Соловьёва С. Л. Неврозология и психосоматическая медицина. — Москва: МЕДпресс-информ, 2002. — бит 505-506. — 3000 экз. — ISBN 5-901712-27-7
  9. Соловьёва С. Л. Астенические расстройства в терапевтической практике. Руководство по диагностике и лечению. — СПб: ИнформМед, 2011. — бит 287. — 2000 экз. — ISBN 978-5-904192-30-3
  10. About artificial heart. Heart For Your Soul. әлеге чыганактан 2012-06-19 архивланды. “Рассказ о перспективах создания искусственного сердца на основе материалов, предоставленных WordPress”
  11. Ruzza, Andrea (16 October 2013). «Nonpsychotic mental disorder after open heart surgery». Asian Cardiovascular and Thoracic Annals 22 (3): 374. DOI:10.1177/0218492313493427. PMID 24585929.
  12. Бизунков, A. (3 October 2014). Зачем человеку сердце, раздел "Новый клапан доводит до депрессии". Medvestnik.by. әлеге чыганактан 4 January 2018 архивланды.
  13. Кондюкова Н.В., Рутковская Н.В., Барбараш О.Л. (2015). Качество жизни – интегральный показатель эффективности лечения, возможности его использования у пациентов с пороками клапанов сердца pp. 38. Сибирский медицинский журнал. әлеге чыганактан 14 March 2016 архивланды.
  14. Сергей Петухов. Почему останавливаются искусственные сердца. РИА Новости. әлеге чыганактан 2018-01-02 архивланды.
  15. Филатов А. Т., Скумин В. А. Психопрофилактика и психотерапия в кардиохирургии. — Киев: Здоровье, 1985. — бит 72. — (Библиотека практического врача). — 5000 экз.
  16. Степанов Е. Г. Санаторно-курортное лечение: Учебное пособие. — Харкау: Министерство образования и науки Украины, 2006. — бит 317-327. В архиве WebCite ® на http://www.webcitation.org/6cCpAxYqy 11 октября 2015
  17. Скумин В. А. Психотерапия и психопрофилактика в системе реабилитации больных с протезами клапанов сердца. Автореф. дисс. на соискание уч. ст. кандидата медицинских наук. — Харкау: 1980. — бит 17.
  18. Скумин В. А. Пограничные психические расстройства у детей и подростков с хроническими болезнями пищеварительной системы (клиника, систематика, лечение, психопрофилактика). Автореф. дисс. на соискание уч. ст. доктора медицинских наук. — Москва: Министерство здравоохранения СССР, Всесоюзный НИИ общей и судебной психиатрии им. Сербского, 1989. — бит 48.
  19. Михайлов Б. В. (2004). «Харьковская психотерапевтическая школа». Международный медицинский журнал (3): 45. ISSN 2308-5274.
  20. Скумин В. А. Культура здоровья: избранные лекции. — Чебоксары: К здоровью через культуру, 2002. — бит 264. — ISBN 5-88167-019-1
  21. Verhorubova O. V., Lobanova N. A. (2012). Многообразие определений феномена "культура здоровья" как показатель его многогранности в педагогическом образовании pp. 161–5. Вестник Томского государственного педагогического университета. әлеге чыганактан 16 October 2015 архивланды.
  22. Устав Международного общественного Движения «К Здоровью через Культуру». kult-zdor.ru. әлеге чыганактан 18 April 2017 архивланды.
  23. Библиотека Культуры Здоровья. kult-zdor.ru.
  24. БИБЛИОТЕКА КУЛЬТУРЫ ЗДОРОВЬЯ. biblmdkz.ru.
  25. Журнал «К здоровью через культуру». — 1995, №1 в Российской государственной библиотеке.
  26. Журнал «К здоровью через культуру». — 1995, №1 в Библиотеке Конгресса США.
  27. K zdorovʹi︠u︡ cherez kulʹturu: zhurnal Mezhdunarodnogo obshchestvennogo dvizhenii︠a︡ "K zdorovʹi︠u︡ cherez kulʹturu". worldcat.org.
  28. Сборная России по медицине. Medportal.ru. әлеге чыганактан 2016-02-01 архивланды. 23 September 2019 тикшерелде.
  29. Сборная России по медицине. "Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе" дәүләт унитар предприятиесе. 23 September 2019 тикшерелде.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]