Эчтәлеккә күчү

Сокалак

54°42′32″ с. ш. 55°57′46″ в. д.HGЯO{{#coordinates:}}: нельзя иметь более одной первичной метки на странице
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сокалак latin yazuında])
Сокалак
Кушыла: Агыйдел
Су җыю бассейны Идел бассейны[d]
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Уфа һәм Башкортстан
Озынлык 6 km
Карта
 Сокалак Викиҗыентыкта

, һәм [1]

Сокалак (баш. Соҡалаҡ) - Уфа каласы аша ага торган елга, Агыйдел елгасының уң кушылдыгы.

Сокалак нык пычрак елга булып тора.. Экологик хәле үтә кискен. Анда Уфа заводлары һәм фабрикаларының калдык сулары агызыла. Елга Агыйдел суын да нык пычрата.

Хәзерге вакытта киңлеге уртача 1-2 м, тирәнлеге 20-40 см, озынлыгы — 6 км чамасы.

2007 елда елганың көньяк өлешендәге берничә участогы җир асты торбаларына яшерелә.

1 — Агыйдел, 2 — Караидел, 3 — Дим, 3А — Димнең иске үзәне, 4 — Сокалак, 5 — Шөгер (елга)

Уфа кремле кәлгәсен нигезләгәндә Сокалак ныгытманың көнчыгыш чиге буйлап үткән була. Кремль Сокалакның Агыйделгә койганчы җирендәге уң ярында биек борынның көньяк читен биләп тора. Көньяк манара Сокалак, шулай ук Никольская дип тә йөртелә.

Кала зурайгач Сокалак аның эчендә кала.

Артабан бу тирәдә биш авыл барлыкка килә: Глумилино, Дубово һәм өч Новиковка. Бер Новиковка әле дә бар, ул Ботаника бакчасы һәм Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура факультеты корпуслары тирәсендә урнашкан.

Элек елга буйлап агач агызганнар, анда су чәчәге эшләп утырган, бәрле балыгы (су чисталыгы күрсәткече) үрчегән, ә тамагында балык белән сәүдә итүчеләр балык (мәрсин, чөгә, корман, сыла, кырпа) тулы сүсәннәр тоткан.

  1. 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.