Спиридон Тримифунтский чиркәве (Агыйдел)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Спиридон Тримифунтский чиркәве (Агыйдел) latin yazuında])


Чиркәү
Спиридон Тримифунтский чиркәве
рус. Церковь Спиридона Тримифунтского
Ил Россия
Шәһәр 452920,
Башкортстан,
Агыйдел, Дуслык ур., 3а
Координатлары 55.902807, 53.940337
Дин Христианлык
Мәхәллә Нефтекама епархиясе / Николо-Березовка благочиние округы 
Кайсы дини агымга карый православие
Бина төре совет заманасы бинасыннан үзгәртеп корылган
Нигезләнгән 1999 ел
Төп даталар:
1999 ел – ачылу
Халәте гамәлдә

Спиридон Тримифунтский чиркәве (рус. Церковь Спиридона Тримифунтского, храм Святителя Спиридона Тримифунтского) – Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә урнашкан православие дине гыйбадәтханәсе (чиркәү). Рус православие чиркәвенең Мәскәү патриархлыгы Башкортстан митрополиясе Нефтекама епархиясе Николо-Березовка благочиниесе составындагы «Изге Спиридон исемендәге» җирле православие дини оешмасы (приход) карамагында. [1].

Тышкы рәсемнәр
Чиркәү төзелү тарихы белән бәйле фоторәсемнәр

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Звонница (чаң кагу җайланмасы)

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Агыйдел шәһәрендә яшәүче милләтләр: татарлар — 53,6 %, башкортлар ― 22,2 %, руслар ― 16,2 %, марилар ― 4,3 %, удмуртлар ― 1,5 %, башка милләт кешеләре ― 2,2% % [2].

Изге Спиридон Тримифунтский исеме белән аталган гыйбадәтханә Уфа авиация институты студенты Дмитрий Шурупов (хәзерге вакытта Белгород һәм Иске Оскол епархиясе рухание) башлангычы белән барлыкка килгән, ул Уфа һәм Стәрлетамак епискобы Никонга шәһәрдә православие храмын оештыру мөмкинлеге турындагы сорау белән хат яза. 1997 елның 23 сентябрендә епископтан уңай җавап хаты килә. 1997 елның декабрендә округ благочинные, Нефтекама шәһәренең Петропавел чиркәве настоятеле Алексей атакай (Алексей Николаевич Тихонов) җитәкчелегендә 43 кеше катнашында узган оештыру җыенында «Агыйдел шәһәрендә православие динендәгеләр мәхәлләсе» оеша. Чиркәү старостасы итеп, Агыйдел 1нче санлы мәктәбенең тарих укытучысы Юрий Александрович Шурупов сайлана (2001 елның сентябренә кадәр вазифада була) [3].

1998 елның 24 мартында Агыйдел православие мәхәлләсе шәһәр хакимиятендә рәсми рәвештә теркәлгән һәм, епископ Никон хәер-фатихасы белән, могҗиза тудыручы, изге Спиридон Тримифунтский чиркәве(рус.) дип аталу хокукына ия булган [3].

1999 елның 18 гыйнварында, Чумылдыру бәйрәмендә, махсус әзерләнгән эшчеләр ашханәсе (хәзер «Аэлита» кафесы) бинасында Петропавел храмы рухание Олег атакай (Олег Николаевич Зайцев) Агыйдел шәһәрендә беренче православие гыйбадәте уздыра [3].

1999 елның августында шәһәр хакимияте тарафыннан, чиркәү итеп үзгәртеп төзү өчен, элеккеге медицина пункты бинасы бирелгән. Бинаны үзгәртеп корганнар, анда ремонт ясалган, түбәсендә ике гөмбәз урнаштырылган. Эчендә алтарь ясалган, диварларына иконалар беркеткәннәр.

1999 елның 22 маенда епископ Никон Агыйдел шәһәрендә була һәм чиркәү настоятеле итеп иерей Гавриил атакайны (Гавриил В. Подлиннов) билгели [3].

2017 елда Россия Юстиция министрлыгының БР буенча идарәсендә җирле дини оешманың уставын яңадан теркәү үткәрелгән [1].

Җитәкчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Настоятельләр
  • иерей Гавриил атакай (Гавриил В. Подлиннов)
  • протоиерей Олег атакай (Олег Викторович Максименко) [3]
  • Сергей Владимирович Корягин [1]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Агыйдел шәһәрендәге православие гыйбадәтханәсе шәһәрнең көнчыгыш өлешендә, Беренче төзүчеләр урамы артында, Дуслык урамы, 3А йортында урнашкан

Чиркәү һәм аның корылмалар комплексы ике чаң кагу җайланмасы (звонница), капка, койма белән әйләндереп алынган территориядән гыйбарәт. Чиркәү тирәсендә чәчәк клумбалары урнаштырылган, мәхәллә (приход) кешеләре өчен эскәмия урнаштырылган. Чаң кагу җайланмасының берсе гыйбадәтханәгә керү юлына якын урнашкан, 5 чаңы бар (1 эре, 2 уртача, 2 кечкенә чаң), икенчесе ― эреле-ваклы бушаган газ баллоннарын бергә тезеп, аркылы тимер торбага асып куеп ясалган [4].

Мәхәллә (приход) гыйбадәт көннәрендә эшли, расписание чиркәү ишекләрендә эленгән. Храм эчендә кечкенә генә сувенирлар кибете бар, анда балалар эшләнмәләрен сатып алырга һәм шуның белән храмны төзекләндерү эшендә матди ярдәм итәргә була.

Приход әгъзалары, шәһәрнең «Руслар соборы» иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Агыйдел шәһәрендә узучы «Раштуа колядкалары», Чумылдыру, Хач ману, Май чабу кебек дини бәйрәмнәрне, «Славян халыклары көннәре»н оештыруда һәм үткәрүдә актив катнаша [1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]