Староганькино

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Староганькино latin yazuında])
Староганькино
Дәүләт  Россия[1]
Нәрсәнең башкаласы Сельское поселение Староганькино[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Сельское поселение Староганькино[d][1]
Почта индексы 446494
Карта

Староганькино (чуаш. Питтĕпаль) ― Самар өлкәсе Похвистнево районы торак пункты, Староганькино авыл җирлегенең[d] административ үзәге.
Район үзәгенә (Похвистнево шәһәренә) кадәр ― 35 км.
Тимер юл станциясенә (Похвистнево) кадәр ― 35 км.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Югары Идел аръягы чикләрендә[2], урман-дала зонасында [3], Талкыш елгасы ярларында, район үзәге Похвистневодан ~27 километр (туры юлдан) төньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Абсолют биеклеге ― диңгез өсте биеклегеннән 165 метр[4].

Климат

Климаты уртача континенталь, салкын, аз карлы кыш һәм эссе коры җәй белән характерлана. Һаваның уртача еллык температурасы — 4,1 °С. Иң җылы айның (июль) уртача һава температурасы — 20,7 °C; иң салкын айның (гыйнвар) уртача температурасы — −13 °C (абсолют минимум — −43 °C). Салкын булмаган чор 125–130 көн дәвам итә. Атмосфера явым-төшемнәренең уртача еллык саны 469 мм тәшкил итә, шуларның 220 мм июнь-июль айларында ява[2].

Сәгать поясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Староганькино авылы, бөтен Самар өлкәсе кебек үк, Мәскәү вакыты +1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытның UTCка карата тайпылышы +4: 00 тәшкил итә[5].

Халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[6]
715
Җенесләр

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренә ярашлы, халыкның гендер структурасында ир-атлар 48,4 %, хатын-кызлар 51,6% тәшкил итә.

Милли состав

2002 елгы Бөтенроссия халык санын алу[d] нәтиҗәләренә ярашлы, халыкның милли структурасында 742 кешедән 90% чуашлар тәшкил итә[7].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1710 елда Сембер губернасының Карсун өязеннән бу урыннарга күчеп килгән чуашлар Ганькино авылына нигез сала. Торак пункт атамасы беренче күчеп утыручының (Ганек, Канĕк) исеме белән аталган.

Авыл халкының сөйләве буенча, торак пункт Казан губернасының Питтепаль авылыннан (хәзерге Чуаш Республикасы Ялчык районы) күченеп килүчеләр тарафыннан 1710 елда нигезләнгән. Алардан соң 1747 елда бу урынга чуашлар күпләп күчеп утырган. Алар туган җирләрендә көчләп чукындырудан качып «буш җирләргә» күченеп килгән. Староганькино чуашлары христиан динен кабул итмиләр, суга чумылдырылмаган чуаш―мәҗүсиләр булып калалар[8]

Ырынбур губернасының Бузулук өязе буенча Генераль һәм махсус чикләү материалларында сакланган «Дело некрещеного чуваша Максима Максимова с товарищи...» исемле документта Ганькино авылына нигез салучылар Югары Аверкино[d] (чуаш. Эверккел) авылыннан чуаш крестьяннары (22 кеше) булган, дип язылган.

Килгән чуашлар биредәге җирләрне башта 12, аннары 25 елга арендага алганнар. 1747 елда җирләрне хуҗасыннан җәмәгать милке итеп сатып алалар. 4641,2 дисәтинә чәчү өчен яраклы һәм 172,2 дисәтинә чәчү өчен яраксыз җир Староганькино авылы крестьяннары милке дип санала[8]

1801 елда авылда ир-ат җенесеннән 647 кеше яшәве мәгълүм.

1894 елда чиркәү-приход мәктәбе ачылган. Анда Сембер чуаш укытучылар мәктәбен тәмамлаган яшьләр укыткан. Казан уку округының чуаш мәктәпләре инспекторы И. Я. Яковлев (1848―1930) ярдәме белән мәктәп өчен аерым бина төзелгән.

1896 елда 79 мәҗүси чуашлар гаиләсе дини эшләр департаментына аларны мөселман диненә кабул итүне сорап мөрәҗәгать итә һәм үзләрен Балыклы авылына теркәргә тәкъдим итә. Кайбер чуашлар 1895 елга кадәр үк мөселман динен кабул иткән[8].

1898 елда авылда 904 ир-ат һәм 866 хатын-кыз яшәгән, шул исәптән православие динендәге 576 ир-ат һәм 501 хатын-кыз булган. 600 дән артык суга чумылдырылмаган чуаш исәпкә алынган. 2024 елга чуашларның традицион динен тотучылар монда 50-60 кеше калган. Староганькино авыл җирлегенә керүче Сирмабусь авылына баручы юл буендагы чокырда кирәмәт (дини бәйрәмнәр һәм корбаннар китерү урыны) урнашкан булган, совет чорында ябылган[9].

1904 елда авылда православие чиркәве приходы оештырылган.

1986 елда авылда 821, 1992 елда 85, 2001 елның 1 гыйнварына 763 кеше яшәгән[10].

1929 елда «Красный труд» колхозы оештырыла. Хәзер авылда «Агростар» ҖЧҖ эшли.

Бөек Ватан сугышына 733 кеше киткән, 369ы әйләнеп кайткан[8].

Шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Юрий Константинович Фомкин (1958), гидрогеолог, геология-минералогия фәннәре кандидаты (1992). 1997–2001 елларда Чуаш Республикасы табигый ресурслар министры[11][12].

Авыл урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Курская, Северная, Набережная, Центральная, Школьная, Строителей, Чебоксарская, Степная, Музыкальная

Авыл аша Похвистневога кадәр 217нче автобус маршруты йөри

Социаль объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәдәният йорты. Биредә «Телей» ансамбле оештырылган.
  • Мәктәп
  • Туган якны өйрәнү музее. Михаил Молянов оештырган
  • «Агростар» авыл хуҗалыгы предприятиесе
  • ФАП

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 Генеральный план городского округа Похвистнево Самарской области. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП).(үле сылтама)
  3. Приказ Министерства природных ресурсов Российской Федерации от 28 марта 2007 г. № 68 «Об утверждении Перечня лесорастительных зон и лесных районов Российской Федерации»
  4. Starogan’kino. GeoNames.
  5. Статья 5. Часовые зоны \ КонсультантПлюс
  6. Статистический сборник «Численность и размещение населения Самарской области»
  7. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России».
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 Сельское поселение Староганькино. Историческая справка. Собрание представителей муниципального района Похвистневский Самарской области
  9. Ксения Максимова. Тура все знает: как в Самарской области живут некрещеные, «истинные» чуваши. Такие Дела Дзен, 05.04.2024
  10. Якупова Д. И. Край родной: история и люди. Староганькинские были, газета «Похвистневские вести» № 113 (9140) от 8 октября 1996 года
  11. Фомкин Юрий Константинович. Экологи Чувашии
  12. Фомкин Юрий Константинович. Чувашская Энциклопедия

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]