Сүбәдәй

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сүбәдәй latin yazuında])
Сүбәдәй
Татар-монгол гаскәр башлыгы
Вазыйфада
1190–1248
Туган 1176(1176)
Борхан-Халдун[d], Монголия
Үлгән 1248(1248)
Туул[d], Туве[d], Монголия
Әти Җарчиүдәй

Сүбәдәй яки Сүбәдәй батыр, Сүбүдәй баһадир ( монг. Сүбэдэй баатар) (1176-1248) — татар-монгол күренекле гаскәр башлыгы, Тимерчың - Чыңгызханның көрәштәше. 1223-1242 еллардагы барлык татар-монгол яуларында сәргаскәр буларак зур сәләтлеген күрсәтә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үрәнхай кабиләсеннән чыккан тимерче Җарчиүдәй улы.

Тимерчың (киләчәк Чыңгызхан) хезмәтенә абые Җәлмә кебек килә.

Сүбүдәй XIII гасырдагы барлык татар-монгол яуларында катнаша - төньяк Кытайга (Җин - Цзинь империясенә), меркитлар, Хәрәземгә каршы сугыша.

Кавказга һәм Көнчыгыш Аурупага каршы һөҗүмдә Сүбүдәй Җәбә нойон белән Калка янында бәрелештә (1223) монгол гаскәрен җитәкли.

1224 елда Сүбүдәй һәм Җәбә нойон гаскәре Идел буе Болгары дәүләтенә каршы сугыша, ләкин Җигүле таулары янындагы Сарык бәрелешендә болгарларга җиңелә. Идел буе Болгары гаскәр башлыгы Габдулла Чәлбер монгол гаскәрен камап алган һәм риваять буенча әсирлеккә алынган монголлар сарык тәкәләренә алмаштырылган, шуның өчен сугыш Сарык бәрелеше дип йөртелгән. Кайбер тарихчылар буенча шушы Сүбүдәйнең хурлыклы җиңелүе 1236-1242 елларда Идел буе Болгары дәүләтенә һәм көнбатышка каршы һөҗүмнең төп сәбәбе була.

Сарык бәрелешендә җиңелгәч, Сүбүдәй һәм Җәбә гаскәре Монголиягә кайта.

1236-1242 елда Бату хан Көнбатышка каршы һөҗүмдә актив катнаша, Идел буе Болгары, рус кенәзлекләрен яулап алуда катнаша, Польша, Алмания, Чехия, Словакия, Маҗарстанга каршы сугыша.

Вена шәһәренә каршы яу белән барганда, Үгәдәй хан үлеме хакында хәбәр килә һәм Бату хан бөтен гаскәре көнчыгышка борып кайта.

Сүбүдәй улллары - Тимер-Бука, Күкүҗү, Үрәнхатай Кытай Җин империясен яулап алуда катнаша (1233-1234), хан тәхетенә Мүнкә намзәтен 1250 елда яклаган.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.