Сөгъбан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аждаһа йолдызлыгы

Сөгъбан (гарәп. الثعبانәҫ-ҫө‘бан — «зур елан»[1]; Аждаһа α, Аждаһа альфасы, α Dra) — Аждаһа йолдызлыгының йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +3,6m тәшкил итә. Бу йолдыз якынча 303 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Хасиятләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сөгъбан — куш йолдыз. Аның әйләнә вакыты 51 көн тәшкил итә. Төп йолдыз — A0III спектр сыйныфылы йолдыз, ә иптәш-йолдыз — я кызыл кәрлә, я түбән массалы ак кәрлә.

Сөгъбан температура һәм спектр буенча Вегага охшый, әмма аңа карата куәтлерәк һәм авыррак. Сөгъбан баш эзлеклелек йолдызы булып тормый; аның эчендә водород януы туктаган һәм хәзерге вакытта гелий януы бара. Бу процесс аны ак зур йолдызга әверелә һәм ул безнең Кояштан 250 тапкыр куәтлерәк булачак.

Күренүчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Йолдызның координатлары (J2000 дәвере):

Котып йолдызы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Прецессия сәбәпле Сөгъбан безнең чорга кадәр 4000 елдан 1900 елга кадәр төньяк котыпка иң якын йолдыз булган һәм котып йолдызыны сыйфатын башкарган. Б.ч.к. 2787 елда ул котып ноктасыннан 2,5′ тән аз ераклыкка якынайды. Б.ч.к. 1900 елдан котып йолдызы сыйфатын Кәүкәб башкару башланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Сөгъбан — зур елан, аждаһа. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 532.