Сөләйман Сулькевич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөләйман Сулькевич latin yazuında])
Сөләйман Сулькевич
Туган телдә исем Сөләйман Александр улы Сулькевич
Туган 20 июль 1865(1865-07-20)
Вильно губернасы
Үлгән 15 июль 1920(1920-07-15) (54 яшь)
Бакы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Генераль штаб академиясе[d]
Һөнәре хәрби
Җефет I Екатерина Барсукова
II Мәрьям
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы һәм Рус-япон сугышы
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Станислав ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
II дәрәҗә Изге Анна ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
IV дәрәҗә Изге Владимир ордены
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Сөләйман Сулькевич, Сөләйман Александр улы Сулькевич, белар. Мацей Аляксандравіч Сулькевіч, рус. Сулькевич Сулейман (Матвей, Мацей) Александрович (1865 елның 20 июле, Вильно губернасы1920 елның 15 июле, Бакы) — Россия империясенең дәүләт һәм хәрби эшлеклесе, генерал-майор (1910), генерал-лейтенант (1915). Кырым хөкүмәте башлыгы (1918-1919), Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте баш штабы башлыгы (1919-1920).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәсел гербы

1865 елның 20 июлендә Вильно губернасы Лида өязе Кемейшы утарында (хәзерге Беларусның Гродно өлкәсе Вороново районы Радунь шәһәр тибындагы бистәсе шурасына караучы авыл) нәселдән күчүче асылзатлар гаиләсендә туган. Милләте — татар (беларус татары). Әтисе Александр Сулькевич гусар гаскәрендә подполковник хәрби дәрәҗәсенә ирешкән.

Хәрби хезмәттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Литва кенәзлегеннән чыккан татар аксөякләре нәселеннән буларак, үзенең тормышын хәрби хезмәткә багышлый. 1883 елдан Россия империясе армиясендә. Хәрби белемне башта Воронеждагы бөек кенәз Михаил Павел улы исемендәге кадет корпусында, Питырбурда Михаил артиллерия укуханәсендә, Россия империясе генераль штабының Николай академиясендә (1889-1894) ала. Укудагы уңышлары өчен бер-бер артлы унтер-әфисәр (1884), поручик (1888), штабс-капитан (1894), капитан (1894, июль) хәрби дәрәҗәләре бирелә.

1894 елның 15 июленнән Әдис хәрби округында 7нче армия корпусында хезмәт итә, 1895 елның 21 августыннан 34нче пехота полкы штабының өлкән адъютанты.

1896 елның сентябреннән Люблин пехота полкында 10нчы рота командиры.

1899 елның гыйнварыннан 8нче армия корпусы штабының өлкән адъютанты, берничә ай дәвамында штаб башлыгы в.б. Беренче хәрби орден — Изге Святослав ордены белән бүләкләнә.

1899 елның декабрендә подполковник дәрәҗәсе бирелеп, 1900 елның августына кадәр Әдис хәрби округы штабының өлкән адъютанты булып хезмәт итә.

Генераль штабның махсус (яшерен) биреме белән Төркиядә (1900, июль), Кытайда (1901) була. Кытайга командировкасы медаль белән билгеләнә.

1901 елның 26 мартыннан Очаков кирмәненең штаб башлыгы.

1902 елның 10 апреленнән Әдис хәрби округы штабының махсус бурычлар үтәүче штабс-әфисәре. 1902 елда Ливадиядә Николай II нең Төркиянең гадәттән тыш вәкаләтле илчелеге башлыгы Турхан-паша белән очрашуында катнаша.

1903 елның декабрендә полковник дәрәҗәсе ала, 15нче пехота дивизиясенең штаб башлыгы итеп билгеләнә.

1904-1905 елгы рус-япон сугышында катнаша. Маньчжуриядә барган сугышларда (аерым алганда, 1905 елның 6-25 февралендә Мукден өчен сугышта) 57нче пехота полкы белән, 15нче пехота дивизиясенең бригадасы белән җитәкчелек итә. Японнарга каршы сугыштагы оста җитәкчелеге өчен II дәрәҗә Изге Анна ордены (1905, май), IV дәрәҗә Изге Владимир ордены (1905, сентябрь), «Батырлык өчен» дигән язулы алтын корал (1906, ноябрь) белән бүләкләнә.

1907-1910 елларда 15нче пехота дивизиясенең 1нче бригадасы белән җитәкчелек итә, төрле хәрби комиссияләр эшендә катнаша.

1910 елның июнендә Генераль штаб карамагына күчә. 1910 елның ноябрендә генерал-майор хәрби дәрәҗәсе бирелә. 1910-1912 елларда Иркутск хәрби округының генерал-квартирмейстеры, округ штабы башлыгы в.б. III дәрәҗә Изге Владимир ордены, Румыния йолдызы орденының командор хачы белән бүләкләнә.

1912 елның 14 июненнән 7нче армия корпусы штабы башлыгы.

1915 елның 3 мартыннан 21нче армия корпусының 33нче пехота дивизиясе командиры, 26 апрельдәнгенерал-лейтенант.

« Сәламәтлеге нык. Хәрби тормыш авырлыкларын җиңел кичерә. Йомшак холыклы, ләкин таләпчән. Һәртөрле коралларның үзенчәлекләрен белә. Үзенә тапшырылган гаскәрләрне хәзерләгәндә зур көч куеп эшли, оста җитәкчелек итә. Катлаулы хәлләрдән, өстәге башлыкларга мөрәҗәгать итмичә, үзе дә җиңел чыга белә. Сугышта тыныч кала белә, бурычларны төгәл аңлата. Бик яхшы дивизия башлыгы
21нче армия корпусы командиры кул куйган характеристикадан, 1916 елның 29 ноябре [1]
»

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1917 елдан 37нче пехота корпусы командиры.

1918 елда Казандагы Хәрби Шура белән элемтәгә кереп, 3 дивизиядән торган 1нче мөселман корпусы оештыра, корпус командиры буларак, Румыния фронтында сугышта катнаша[2]. .

Кырым хөкүмәте башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырым байрагы. 1918

1918 елның маенда алман гаскәрләре басып алган Кырым ярымутравында Кырым край хөкүмәте (en) оештырып, премьер-министр, эчке эшләр министры, хәрби министр взифаларын башкара. Украина һәм Берлин белән сөйләшүләрдә бәйсез Кырымтатар дәүләтен төзү максаты куя. Кырымда «Сөләйман паша» исеме белән мәгълүм. Төркия хәрби министры Әнвәр-пашадан теләктәшлек телеграммасы ала. Алман гаскәриләре ярымутраудан китә башлагач, хакимиятне тыныч юл белән Соломон Крым хөкүмәтенә тапшыра[3].

Бакуда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1919-1920 елларда Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте армиясенең баш штабы башлыгы (әзери. Baş Qərargah rəisi). Азәрбайҗан белән Гөрҗистан арасында солых булдыру өчен тырышлык куя. Бакуда Мәммәд бәй (әзери. Məmməd bəy) исеме белән мәгълүм.

1920 елның маенда Азәрбайҗанга Совет хакимиятенең 11нче армиясе кергәч, кулга алына, Бакыда төрмәдә утыра. 1920 елның 15 июлендә атып үтерелә[4].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асылзат нәселеннән булган тол хатын Екатерина Захар кызы Барсуковага[5] (беренче ире буенча Закалинская, икенче ире буенча Гольм) өйләнгән, балалары булмаган.

Икенче хатыны — Бакуда миллионер Тагиев мәктәбендә укытучы булып эшләгән Мәрьям Сулькевич.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]