Сөмсә
Сөмсә | |
Нигезләнү датасы | 1826 |
---|---|
Дәүләт | Россия[1] |
Нәрсәнең башкаласы | Сөмсә районы[2] һәм Сюмсинское сельское поселение[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Сюмсинское сельское поселение[d][2] һәм Сөмсә районы |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Халык саны | 4766 (2021)[3] |
Почта индексы | 427370 |
Рәсми веб-сайт | sumsi.ru |
Җирле телефон коды | 34152 |
һәм [1]
Сөмсә (удм. Сюмси, рус. Сюмси́) ― авыл, Удмуртиянең Сөмсә районы муниципаль округы һәм Сөмсә авыл управасы (2021 елга кадәр Сөмсә авыл җирлеге) административ үзәге. Халык саны ― 4766 кеше (2021).[4]
Этимология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл исеменең мәгънәсе удмурт телендәге сюм (култык, затон) һәм си (елга, су чыганагы) сүзләреннән барлыкка килгән, сүздән сүзгә тәрҗемә итәндә — «култыктан агып чыгучы елга», авылга карата «култыктан агып чыгучы елга ярында тора» дигән сүз. [5] Авылның элекке тулы исеме ― Сөмсә Можга. [6] Риваятьләрнең берсе буенча, әлеге авыл удмурт Можга токымының нәселе башланган урын булырга мөмкин. Риваять буенча, әлеге авылдан чыкан баһадир Мордан Можга Бусурман авылына нигез сала, бу хакта XIX гасыр патша белешмәсе сөйли. [7]
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Авыл республиканың көнбатыш өлешендә урнашкан.
Район территориясен федераль әһәмияттәге Казан ― Малмыж ― Пермь ― Екатеринбург автомобиль юлы кисеп үтә.
Сәгать зонасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөмсә авылы, бөтен Удмурт Республикасы кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланылган вакытны UTC өчен күчерү + 4: 00 тәшкил итә.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөмсә авылы турында документларда беренче тапкыр 1716-1717 елларда искә алына. Ул вакытта авылда 30 хуҗалыкта 116 кеше, [8] 1756 елда 11 хуҗалыкта 126 кеше яшәгән. [9]
Сөмсә авылы Себер трактында урнашкан булган, 1790 елда Сөмсә аша, сөргенгә барышлый, Радищев узган.
1826 елда Сөмсәдә чиркәү приходы ачыла һәм агач чиркәү төзелә. Шул елдан авыл (село) булып санала башлаган. 1835-1839 елларда таштан Сретение чиркәве төзелгән. [9] 1861 елда чиркәү каршында чиркәү-приход мәктәбе ачылган.
1843 елда авылда маҗар этнографы Антал Регули булып киткән. [10]
Авыл Сөмсә волосте үзәге булып торган. 1914 елда Сөмсәдә волость идарәсе, телеграф һәм почта станцияләре, ун сәүдә предприятиесе, шәраб җитештерү һәм күн эшкәртү заводлары була. [11]
- Инкыйлаб, Ватандашлар сугышы
Сөмсә авылында Совет хакимияте 1918 елның 18 февралендә урнаштырыла. [12] Бу көнне авылда крестьян депутатларының беренче волость Советы җыелган. Волость башкарма комитетының беренче рәисе итеп Иван Иванович Шмыков билгеләнгән. [13]
Сөмсә крестьяннары большевиклар еш үткәргән азык-төлек реквизицияләреннән канәгать булмый. Бу хәл 1918 елның 12 августында большевикларның продотрядына каршы баш күтәрүгә китерә. Продотрядчылар крестьяннар җыенына җыелучыларны пулемет уты ачып куа. Шуннан соң авыл халкы большевикларга каршы баш күтәргән Ижевскига винтовкалар җибәрүләрен сорап делегация җибәргән. Август ахырында авылда Совет хакимияте бәреп төшерелә. [13]
Авылда һәм волостьта мобилизация үткәрелгән, аның барышында Сөмсә волостенда оешкан һәм элеккеге укытучы һәм Беренче бөтендөнья сугышы офицеры Банников җитәкләгән йөзәр кешедән торган дүрт рота гыйсьянчылар армиясенә кушылган. Вавож гыйсъянчылары белән берләшеп, Сөмсә роталары Вала елгасында Кызыл Гаскәргә каршы сугышлар алып барган. [13]
Сентябрь аенда авыл берничә тапкыр кулдан-кулга күчә, октябрьдә кызыллар тарафыннан яулап алына, шул вакытта Сөмсөдә яшәүче күп кенә гыйсъянчылар кызылларга каршы торуны дәвам итүче Ижауга чигенә һәм соңрак, фетнә җиңелгәннән соң, Чулман аръягына качып китә. [13]
- Совет еллары
Авылда РКП(б)ның беренче партия ячейкасы 1919 елның 5 гыйнварында төзелә, шул ук елны Сөмсәдә беренче комсомоллар барлыкка килә, шулай ук ятимнәр өчен приют ачыла. Беренче пионерлар отряды 1924 елда барлыкка килә. 1925 елда авылда беренче хезмәт коммунасы төзелә.
1929 елның 15 июленнән авыл ― Сөмсә районының үзәге. 1931 елга авылда өч колхоз төзелә. 1939 елда Сретение чиркәве ябыла, чиркәү бинасында башта клуб, аннары китапханә урнаштырыла. [13]
1932 елда авылда «За коллективизацию» район газетасы даими чыга башлый, башта типография булмау сәбәпле, аны Селты авылында бастыралар. Соңрак газетаның исеме «Голос колхозника» дип үзгәртелә, 1954 елдан «Знамя» дип атала башлый.
1933 елда авылда җитен заводы эшли башлый. Ул 1980-елларга кадәр эшләгән.
1943 елда Сөмсә балалар йортына сугыш вакытында азат ителгән Курск өлкәсеннән ятим балалар китерелә.
Бөек Ватан сугышыннан соң Сөмсәдә беренче электр станциясе барлыкка килә.
2021 елдан Сөмсә районы муниципаль округы үзәге.
Халык саны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны | ||
---|---|---|
2002[14] | 2010[15] | 2012[16] |
5645 | ↘5316 | ↘5250 |
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Православие
- Казан Изге Ана иконасы чиркәве[17]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Евгений Васильевич Черных (1931—2012), Ижау металлургия заводы корыч коючысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1977).
- Виктор Иванович Благодатских (1946—1998), физика-математика фәннәре докторы (1984), МДУ профессоры (1989).
- Герман Петрович Корнев (1934―2007), педагогика фәннәре докторы, профессор.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 ОКТМО
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ НАСЕЛЕНИЯ РОССИИ, ФЕДЕРАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, СУБЪЕКТОВ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, ГОРОДСКИХ ОКРУГОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ РАЙОНОВ, МУНИЦИПАЛЬНЫХ ОКРУГОВ, ГОРОДСКИХ И СЕЛЬСКИХ ПОСЕЛЕНИЙ, ГОРОДСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ, СЕЛЬСКИХ НАСЕЛЕННЫХ ПУНКТОВ С НАСЕЛЕНИЕМ 3000 ЧЕЛОВЕК И БОЛЕЕ
- ↑ МО «Сюмсинский район». История района. әлеге чыганактан 2011-11-10 архивланды. 2010-12-16 тикшерелгән.
- ↑ Сюмси | Родная Вятка.
- ↑ Материалы по статистике Вятской губернии. Подворная опись 1884-1893 гг. | Родная Вятка.
- ↑ Переписи и ревизии Вятского края | Родная Вятка.
- ↑ 9,0 9,1 МО «Сюмсинский район». История района. әлеге чыганактан 2014-02-21 архивланды. 2013-04-14 тикшерелгән.
- ↑ Знамя. Муниципальная газета Сюмсинского района.(үле сылтама)
- ↑ Знамя. Муниципальная газета Сюмсинского района.(үле сылтама)
- ↑ Наш район. 2020 елның 2 декабрь көнендә архивланган. Официальный сайт муниципального образования «Муниципальный округ Сюмсинский район Удмуртской республики»
- ↑ 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 Рябов И. М. Сюмси. Век за веком, год за годом. — Ижевск: Удмуртия, 1999. — 248 с. — ISBN 5-7659-0002-X.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
- ↑ Итоги Всероссийская перепись населения 2010 года. 5. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов – районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи человек и более. әлеге чыганактан 2013-11-14 архивланды. 2013-11-14 тикшерелгән.
- ↑ Каталог населённых пунктов Удмуртской Республики. Численность постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2015-03-24 архивланды. 2015-03-24 тикшерелгән.
- ↑ Казанская церковь в центре Сюмсей. Фотопланета
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Удмуртская Республика : Энциклопедия / гл. ред. В. В. Туганаев. — 2-е изд., испр. и доп. — Ижевск : Издательство «Удмуртия», 2008. — 768 с. — 2200 экз. — ISBN 978-5-7659-0486-2.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Официальный сайт муниципального образования «Муниципальный округ Сюмсинский район Удмуртской республики» 2022 елның 12 декабрь көнендә архивланган.
- Сюмсинский район. ВКонтакте