Тайфур Сәгыйтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тайфур Сәгыйтов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тайфур Сәгыйтов
Т.Сәгыйтов.jpg
Тайфур Сәгыйтов
Тугач бирелгән исеме: баш. Тайфур Барый улы Сәғитов
Туу датасы: 15 апрель 1936(1936-04-15)
Туу урыны: Белорет районы, Атнагол авылы, БАССР
Үлем датасы: 26 апрель 2018(2018-04-26) (82 яшь)
Үлем урыны: Уфа
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Эшчәнлек төре: проза
Иҗат итү еллары: 19532018
Юнәлеш: хәрби проза
Жанр: повесть, роман, хикәя
Иҗат итү теле: урыс теле
Дебют: «Спасибо вам, люди!» (1976)
Яшәү җире Аксаков урамы, Уфа[1]

Тайфур Сәгыйтов, Тайфур Бари улы Сәгыйтов (баш. Тайфур Барый улы Сәғитов, 1936 елның 15 апреле, БАССР, Белорет районы, Атнагол2018 елның 26 апреле, РФ, БР, Уфа) — язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1986). Сергей Чекмарев исемендәге әдәби бүләк иясе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1936 елның 15 апрелендә БАССР Белорет районы Атнагол авылында туган.

Сәрмән урта мәктәбен (1957), Уфада дәүләт университетын (1963) тәмамлый.

Учалы районының «Байрамгул» совхозында, Уфа эре панельлы йортлар төзү трестында эшли.

Белорет районы һәм республика газета — журналларында эшли. 19631967 елларда «Ленинец» («Ленинсе», «Йәшлек») газетасында (беренче шигыре дә шунда басыла), 19671970 елларда «Совет Башкортстаны» газетасында, 19701984 елларда «Башкортстан кызы» журналында эшли, «Агыйдел» журналының баш мөхәррир урынбасары, Уфа китап нәшриятында мөхәррир була. Уналты ел «Связист Башкортостана» газетасының мөхәррире вазифасында эшли.

«Истоки» газетасының баш мөхәррире (1990)[2].

2018 елның 26 апрелендә 83нче яшендә Уфада вафат була[3].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Т. Сәгыйтов китабы

Әдәбиятка журналистика аша килә. Беренче әдәби әсәре 1953 елда Сәрмән районы газетасында басылган. «Рәхмәт сезгә, кешеләр» (1976) исемле очерклар җыентыгы, «Сабантуй» (1978) романы укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. Озак еллар дәвамында башкорт атлыларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын өйрәнеп, төрле жанрдагы әсәрләр бастыра.[4] «Каһарманнар юлыннан» документаль хроникасы, «Күңел төбендәге сер» (1982) китабы нәшер ителә. урыс һәм башкорт телләрендә 21 китабы дөнья күрә.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1986 — БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Сергей Чекмарев исемендәге әдәби бүләк иясе

Иҗат берлегендә әгъзалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]