Тенишевлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тенишевлар latin yazuında])
Тенишевлар
Илтамга
 Тенишевлар Викиҗыентыкта

Тенишевлартатар мишәр кенәз-морзалар нәселе.

Кенәз Тенишевлар нәселе Тамбов, Казан[1], Мәскәү губерналарының Шәҗәрә китапларының V һәм VI өлешләренә кертелгән.

Бояр китапларында, кенәз нәселе белән беррәттән, Тенишевлар кенәз титулыннан башка да язылган: Даниил Багилдеевич һәм Кирилл Имишев Тенишевлар — Мәскәү дворяннары (1658)[2].

Нәселнең килеп чыгышы һәм тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кенәз нәселе темник кенәзе морза Тенеш Кугушевтан, аның ике уллары Исәш морза һәм Ямаш морза Тенишевлардан килә. Тениш Кугушев (1528 елның 9 мартында) бөек кенәз Василий Ивановичның грамотасы белән Мещерада крестьяннар поместьялары белән бүләкләнгән, поместьялар нәселдән-нәселгә күчкән, шулай ук аларның сатып алынган утарлары булган. Явыз Иван идарә иткән чорда астрахан кенәзе Тенишев искә алына. Шул ук вакытта Тенишевның улы кенәз Еникей — Россия хезмәтендәге, Казан өлкәсен биләүче темников татарларының башлыгы (1555), Темниковта сугышчы (1558) искә алына. Еникей токымнары кенәз Тенишевлар исеме белән чукындыруны кабул итәләр[3].

Хөкүмәт Сенаты билгеләмәсе белән (02 октябрь, 1851), Пенза дворян депутатлар җыелышы карары (08 февраль, 1793) һәм (05 декабрь, 1850) Тенишевлар нәселен дворян шәҗәрәсе китабының VI өлешенә кертү турында карары белән, татар кенәзләре дип аталу хокукы расланган. Бүләкләнгән гербның күчермәсе инженер-коллеж киңәшчесе кенәз Владимир Николаевич Тенишевка бирелә (13 октябрь, 1875)[3].

Тенишевларның нугай чыгышлы морзалар нәселе булуы да мөмкин, чөнки Тенишевларның биш тармагының гомуми туганлыгы әлегә исбатланмаган.

Николай Баскаков сүзләренә караганда, фамилия тыныч-тыныш төрки кушаматыннан килеп чыга. Владимир Вельяминов-Зернов сүзләренә караганда, Тениш Дин-Мөхәммәд мөселман исеменең формасы булып тора (Тин-Мөхәммәд формасы аша).

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын калканда кара тау, аның өслегендә очлары өскә караган, крест формасындагы ике алтын ук урнашкан кызыл-кара билбау.

Калкан өстендә таҗлы кенәз шлемы. Шлем астында: очлары аска караган, крест формасындагы ике алтын ук. Намёт: уңда — кара белән алтын, сулда — кызыл-кара белән алтын. Калкан кызыл-кара ас йоны, алтын баулы мантия, чук белән бизәлгән һәм өстендә кенәз таҗы белән сурәтләнгән. Татар кенәзләре Тенишевлар нәселе гербы Бөтенроссия империясенең дворян нәселләренең Гомуми Гербовнигының 13 бүлегенә, 20 битенә кертелгән.

Нәселнең танылган вәкилләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кенәз Тенишев Василий Сафарович — стольник (1690—1692).
  • Кенәз Тенишев Родион Мердяев — стольник (1690—1692)
  • Тенешев, Вячеслав Николаевич (1844—1903) — Россия этнографы, археолог һәм социолог, Санкт-Петербургта Тенеш коммерция училищесына нигез салучы.
  • Тенишев, Вячеслав Вячеславович (1878—1959) — рус җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче.
  • Тенишева Мария Клавдиевна (туганда Пятковская, әтисе буенча — Мария Морицовна фон Дезен; беренче никахта — Николаева; 1858—1928) — рус кенәзе, җәмәгать эшлеклесе, педагог, меценат һәм коллекционер.
  • Тенишев, Николай Иванович (1798—1862) — кенәз, генерал-майор, Сандомир губернасы губернаторы, Польск Патшалыгында хәбәр итү юллары белән идарә иткән.
  • Николай Тенишев (1764 елда туган) — Әстерхан губернаторы (1802—1808).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Алфавитный список родоначальникам потомственных дворян, внесенных в дворянскую родословную книгу Казанской губернии с 1787 по 1895 г.. — Казань: Скоропеч. Л.П. Антонова, 1896. — С. 82. — 100 с.
  2. Алфавитный указатель фамилий и лиц, упоминаемых в Боярских книгах, хранящихся в I-ом отделении московского архива министерства юстиции, с обозначением служебной деятельности каждого лица и годов состояния, в занимаемых должностях.  М., Типогр: С. Селивановского. 1853 г. Князья Тенишевы. стр. 409.
  3. 3,0 3,1 Сост. граф Александр Бобринский.  Дворянские роды, внесенные в Общий Гербовник Всероссийской Империи: в 2-х т. – СПб,  тип. М. М. Стасюлевича, 1890 г. Автор: Бобринский, Александр Алексеевич (1823—1903). Князья Тенишевы. Часть I. стр. 628-629.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Долгоруков П. В. Российская родословная книга. — СПб.: Тип. Э. Веймара, 1856. — Т. 3. — С. 55.
  • Князья Тенишевы // Дворянские роды Российской империи. Том 3. Князья. — С. 190–194.