Түлешкә (Саба районы)
Түлешкә | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Олы Шыңар авыл җирлеге[d][1] |
Почта индексы | 422054 |
Җирле телефон коды | 84362 |
Түлешкә — Татарстан Республикасының Саба районындагы поселок.
Халык саны — 6 тирәсендә. Почта индексы — 422054.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Түлешкә (русча Тулушка) - Саба районында авыл. Ул Яңа Мичән, Түбән Симет, Олы Шыңар hәм Мингер авыллары арасында бик матур урында урнашкан. Авылның 3 ягында инеш елгалары ага, тирә-якта таулар, агачлыклар, чыршы, нарат посадкалары, Кәтри таллыгы. Мичән тауы астыннан салкын чишмәләр агып чыга. Ул чишмә сулары тирә-якта иң чиста сулардан санала. 1985-95 елларда авыл халкы хуҗалыкларын таратып төрле якка китә, авыл таркалу хәленә җитә. Бүгенге көндә авыл матурланып килә [чыганак күрсәтелмәгән 4835 көннәр]
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.2 °C | -11 °C | -5.7 °C | 3.8 °C | 12.5 °C | 17.9 °C | 19.9 °C | 17 °C | 11.4 °C | 3.8 °C | -5.3 °C | -10.4 °C | 3.6 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рөстәм Зарипов (1952), шагыйрь, блогер. ТР язучылар берлеге әгъзасы (2005 елдан).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.