Улугбәк Рәшитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Улугбәк Рәшитов latin yazuında])
Улугбәк Рәшитов
Туган 23 март 2002(2002-03-23)[1] (21 яшь)
Ташкәнт, Үзбәкстан[2]
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
Әлма-матер Үзбәкстан милли университеты[d][3]
Һөнәре тхэквондист

 Улугбәк Рәшитов Викиҗыентыкта

Улугбәк Исматулла улы Рәшитов (үзб. Ulugbek Ismatullaevich Rashitov; 2002 елның 23 марты, Үзбәкстан) — Үзбәкстан тхэквондочысы, Үзбәкстан җыелма командасы әгъзасы. 2019 елда Үһәндә узган Бөтендөнья армия уеннарында алтын медаль яулаган. 2021 елда 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарында 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулаган.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елда Улугбәк Рәшитов Буэнос-Айреста (Аргентина) узган яшүсмерләр җәйге Олимпия уеннарында егетләр арасында 48 кг га кадәр авырлык категориясендә, финалда Россия спортчысы Дмитрий Шишкога оттырып, көмеш медаль яулый[4].

2019 елда Улугбәк юниорлар арасында тхэквондо буенча Азия чемпионатында 55 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулый[5]. Шул ук елны ул, 2019 елгы Бөтендөнья хәрби уеннарында 58 кг га кадәр авырлык категориясендә финалда Кытай спортчысы Лян Юйшуйны җиңеп, алтын медаль яулый.

2021 елда Амманда (Иордания) узган тхэквондо буенча Азия Олимпия сайлап алу турнирында Токиода (Япония) XXXII җәйге Олимпия уеннарында чыгыш ясау хокукын ала[6].

2020 елгы Җәйге Олимпия уеннарында 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый, квалификациядә Мали спортчысы Сейду Фофанны җиңә[7]. 1/8 финалда Көньяк Кореядан ике тапкыр Олимпия призеры Ли Дэ Хунны җиңә[8]. Ярымфиналда ул даянга Недзад Хушичка (Босния һәм Герцеговина) каршы чыга һәм 28:5 исәбе белән җиңү яулый[9]. Финалда Британия тхэквондочысы Брэдли Синденны 34:29 исәбе белән җиңеп, Үзбәкстан җыелмасы тарихында тхэквондо буенча Олимпия уеннарында беренче алтын медаль яулый[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]