Фая Гәрәева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фая Гәрәева latin yazuında])
Фая Гәрәева
Туган телдә исем Фая Сәхип кызы Гәрәева
Туган 31 август 1931(1931-08-31)
СССР, РСФСР, Башкортстан АССРы Дүртөйле районы Иске Яндыз
Үлгән 10 сентябрь 2001(2001-09-10) (70 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре җырчы

Гәрәева Фая Сәхип кызы (31 август 1931 ел10 сентябрь 2001 ел) — җырчы. РСФСР-ның (1981) һәм Башкорт АССР-ының (1977) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фая Сәхип кызы Гәрәева 1931 елның 31 авгусында Башкортстан АССРы Дүртөйле районы Иске Яндыз авылында туган.

1951-1971 елларда Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле солисты була.

1971-1975 елларда — Уфа Пионерлар сараеның биүчеләр коллективы, 1975-1981 елларда «Шатлык» халык биюләре ансамбле җитәкчесе була.

1981-1986 елларда Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбленең художество җитәкчесе булып эшли.

«Гөлнәзирә», «Дуслык», «Кияү» («Жених»), «Яшь йөрәкләр», «Мөглифә», «Су янында очрашу», «Шаян кыз», «Язгы ташу» әсәрләрен ялгыз башкара. «Кыр казлары», «Чәчәк аткан як» башкорт һәм татар биюләрен куя[1]. 1955 елда Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында, 1968 елда Ульяновскида һәм 1969 елда Ленинградта Башкорт АССР ы мәдәният көннәрендә катнаша.

2001 елның 10 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат булган.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты (Вена, 1959)
  • Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1977)
  • РСФСР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Докучаева А. А. Созвездие талантов. — Уфа, 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гәрәева Фая Сәхип ҡыҙы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
  • Гареева Фая Сахиповна 2019 елның 5 сентябрь көнендә архивланган. // Государственный академический ансамбль народного танца имени Файзи Гаскаров.