Февронья Баишева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Февронья Баишева latin yazuında])
Февронья Баишева
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

сах. Февронья Алексеевна Баишева

Туу көне

8 июль 1925(1925-07-08)

Туу урыны

СССР, РСФСР, Якут АССР , Меге-Кангалас улусы[d], Нуорагана[d]

Үлү көне

24 сентябрь 2017(2017-09-24) (92 яшь)

Үлү урыны

РФ, Саха Республикасы, Якутск

Эшчәнлек еллары

1941 ― 2017

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

хор дирижеры, хормейстер, педагог

Бүләкләр

РСФСР атказанган артисты «Хөрмәт Билгесе» ордены

Февронья Баишева, Февронья Алексеевна Баишева (сах. Февронья Алексеевна Баишева, 1925 елның 8 июле, СССР, РСФСР, Якут АССР, Меге-Кангалас районы, Нуорагана ― 2017 елның 24 сентябре, РФ, Саха Республикасы, Якутск) ― совет һәм россияле хор дирижеры һәм хормейстеры, Якутия музыка-сәнгать училищесының дирижерлык-хор бүлегенә нигез салучыларның берсе. РСФСРның атказанган (1958), Саха (Якутия) Республикасының халык артисты.

Беренче профессиональ якут хор дирижеры булган[1][2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 8 июлендә Якут АССР Меге-Кангалас районы Нуорагана торак пунктында туган.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Якутск фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга керә, ләкин акчасы булмау сәбәпле укуын калдырырга мәҗбүр була. 1941 елда Февронья Якутск дәүләт театрының[d] музыкаль-вокаль коллективына хор артисты итеп кабул ителә.

1951 елда П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең дирижерлык-хор факультетының милли бүлеген тәмамлаган. Якутиягә кайткач, Февронья Баишева Якутия музыка-сәнгать училищесының дирижерлык-хор бүлегенә нигез салучыларның берсе һәм беренче укытучысы, бер үк вакытта Якутия радиокомитеты хоры җитәкчесе була[3].1956―1961 елларда Мәскәү консерваториясендә танылган хор эшлеклесе, профессор А. В. Преображенский[d] классында квалификациясен күтәрә.

Хормейстерлык эшеннән тыш, мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, музыка турында радио һәм телетапшыруларда катнаша, «Белем» җәмгыяте лекторы сыйфатында чыгыш ясый. 1965 елдан 1987 елга кадәр Якутия республика хор җәмгыятенең алыштыргысыз рәисе була. 1951―1988 елларда ― телевидение һәм радиотапшырулар буенча Дәүләт комитеты хорының баш хормейстеры һәм сәнгать җитәкчесе. 1966―1968 елларда ― республика мәдәният министрының сәнгать буенча урынбасары. 1992 елдан 1994 елга кадәр ― Якутия халыклары музыкасы һәм фольклоры музеенда лектор[2]. Рус һәм саха телләрендә нәшер ителгән китаплар авторы.

2017 елның 24 сентябрендә Якутскида вафат булган [4] .

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • «Хезмәт ветераны» медале
  • РСФСРның атказанган артисты (1958)
  • Саха (Якутия) Республикасының халык артисты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]