Франсуа Жирардон
Франсуа Жирардон | |
---|---|
Туган телдә исем | фр. François Girardon |
Туган | 17 март 1628[1][2][3][…] Труа, Шампань — Арденны[d][4] |
Үлгән | 1 сентябрь 1715[1][3][5][…] (87 яшь) Париж, Франция патшалыгы[4] |
Ватандашлыгы | Франция[6] |
Һөнәре | сынчы, сынлы сәнгать эшлеклесе |
Җефет | Catherine Duchemin[d][2] |
Франсуа Жирардон ( фр. François Girardon, Франсуа́ Жирардо́н ; 17 март, 1628 ел - 1 сентябрь 1715 ел ) — француз скульпторы .
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Франсуа Жирардон Л. Максьер һәм Ф. Ангье (ru) укучысы. 1648–1650 елларда сәнгать белемен Римда Дж. Бернинида (en) тәмамлаган. 1651 елда Парижга әйләнеп кайткач, ул вакытта француз сәнгате эшендә кодрәтле булган рәссам Ш. Лебренның (fr) ышанычын яулый, нәтиҗәдә, аның зур техник осталыгы һәм тышкы эффекты булган, ләкин тирәнлеге булмаган, Людовик XIV чорында хакимлек иткән театр зәвыгында башкарган заказлары күп була. Италиядән кайткач, аның беренче әсәрләре Во-ле-Виконт (ru) замогында куела. 1663–1664 елларда Жирардон Луврдагы Аполлон галереясының скульптура өлешен башкара.
1666 елдан Версальдә бик күп эшли. Монда «Плутонның Прозерпинаны урлавы» скульптура төркеме (Король Сарае паркында Мансара Колоннадасы , 1677), «Аполлон һәм нимфалар» скульптура төркеме (1666–1673), «Нимфаларның коенуы» (1675), «Персефонаны урлау» скульптура төркеме (1677—1699), «Франциянең Испанияне җиңүе» (1680—1682), «Кыш» скульптурасы (1675—1683) һ. б. булдырылган.
Скульпторның иң яхшы әсәрләре арасында — Париждагы Вандом мәйданын (ru) бизәп торучы, 1789-1799 еллардагы Бөек француз революциясе вакытында юкка чыгарылган, Людовик XIVнең ат өстендәге сыны (1683, кечерәйтелгән бронза моделе Луврда, Парижда саклана); Лебрен рәсеме буенча ясалган кардинал Ришельёга (ru) кабер ташы (1675—1694 еллар, Сорбонна (ru) чиркәвендә, Париж); Конти принцессасының кабер ташы (1672-1675 еллар); «Анхиз һәм Эней» төркеме һәм Луврдагы Аполлон залының скульптура бизәкләре.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 Jal A. Dictionnaire critique de biographie et d'histoire : errata et supplément pour tous les dictionnaires historiques d'après des documents authentiques inédits — 1 — Paris: Plon, 1867.
- ↑ 3,0 3,1 François Girardon
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Жирардон Франсуа // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ François Girardon — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Жирардон, Франсуа // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.