Фәйзи Гомәров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәйзи Гомәров latin yazuında])
Фәйзи Гомәров
Туган 3 март 1926(1926-03-03)
Стәрлебаш районы
Үлгән 27 июль 2002(2002-07-27) (76 яшь)
Стәрлебаш районы, Башкортстан, Россия
Һөнәре шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Гүмәров Фәйзи Муллагали улы (3 март 1926 ел27 июль 2002 ел) — комсомол һәм фирка органнары хезмәткәре, татар журналисты һәм шагыйре. Бөек Ватан һәм 1945 елгы совет-япон сугышында катнашучы. 1965-1987 елларда Стәрлебаш район гәзите мөхәррире. 1957 елдан — ССРБ Журналистлар берлеге, 1971 елдан — ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы. 2-се дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (1985). Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1986). Стәрлебаш районының Акмулла исемендәге премиясенең беренче лауреаты (1995).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәйзи Муллагали улы Үмәров 1926 елның 3 мартында Башкорт АССР ы Стәрлетамак кантоны Иске Хәлекәй авылында туган.

Урындагы мәктәптә укый. Армия сафында сигез ел хезмәт итә. Япон самурайларына каршы сугышта катнаша. 1947-1951 елларда «Чиләбе-40» шәһәрендә заводта эшли. Ары Стәрлебаш районының комсомол һәм фирка органнары хезмәткәре гәзите редакциясендә эш башлый. 1956-1958 елларда «Сәнәк» журналында, «Кызыл таң» газетасында хәбәрче була.

1958-1962 елларда Ленинград шәһәрендә партиянең югары мәктәбендә журналист һөнәре буенча укый һәм киләчәк өч елда Туймазы шәһәре һәм районы татар газетасында мөхәррир урынбасары була. 1965 елда Стәрлебаш районы «Ленин юлы» гәзитендә мөхәррир булып кайта һәм бу вазифада 1987 елга кадәр эшли.

Фәйзи Гүмәров районда 1994 елда булдырылган М. Акмулла исемендәге премиянең беренче лауреаты.

Иҗади эшмәкәрлеге 50-се елларда башлана. Язучы иҗатының төп юнәлеше — сатира һәм юмор. Аңа «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 1971 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт шигърияте антологиясе Башҡортостан китап нәшриәте 2001 ел. — ISBN 5-295-02743-0

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанные и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 28 февраль 2019)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 28 февраль 2019)
  • Гайнуллин М. Ф., Хөсәенов Г. Б. Совет Башҡортостаны язучылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылган, төзәтелгән икенче басма. — Уфа: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит. (Тикшерелгән 28 февраль 2019)
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевское. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр. (рус.) (Тикшерелгән 28 февраль 2019)