Фәнүзә Кадыйрова (хоккейчы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнүзә Кадыйрова (хоккейчы) latin yazuında])
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Россия
Туу датасы 6 апрель 1998(1998-04-06) (26 яшь)
Туу урыны Кукмара, Татарстан, Россия
Һөнәр төре алкалы һоккей уйнаучы
Такымда позициясе һөҗүмче[d]
Масса 132 Фунт
Спорт төре алкалы хоккей[1]
Сугу кулы левый[d]

Фәнүзә Фәһим кызы Кадыйрова (1998 елның 6 апрелендә туган, Сәрдекбаш, Кукмара районы, Татарстан) — һөҗүмче позициясендә чыгыш ясаучы Россия хоккейчысы. Россия җыелма командасы әгъзасы.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кадыйрова Фәнүзә Фәһим кызы 1998 елның 6 апрелендә Татарстанның Кукмара районы Сардек-Баш авылында туган. Биш яшьтән тимераякта шуу белән шөгыльләнә башлый. Башта әтисе Фәһим Кадыйров җитәкчелегендә, ә соңрак Илнур Галимҗановның “Орион” клубында (Кукмара) хоккей белән шөгыльләнә башлый. Җиденче сыйныфтан Казанда Сергей Николаевич Столбун җитәкчелегендә күнегүләрдә шөгыльләнә. 2012 елдан "Арктик-Университет" (Ухта) клубы өчен чыгыш ясый, команданың вице-капитаны булып тора.[2]. 2017 елда Хатын-кызлар хоккей лигасы йолдызлар матчында катнаша.

Россия яшүсмерләр җыелма командасы өчен уеннарда катнаша. 2015 елгы дөнья чемпионатында бронза призёр була, чирекфиналда Финляндия командасы капкасына ике хәлиткеч гол кертә һәм 0:3 исәбе белән 4:3 исәбенә кадәр уйнарга ярдәм булышлык итә, шулай ук ярымфиналда һәм өченче урын өчен матчта гол кертә. Турнирда Россия җыелма командасының иң яхшы һөҗүмчесе дип таныла, символик турнир җыелмасына һәм чемпионатның 8 очко (5 + 3)[3] белән иң яхшы бомбардирлары бишлегенә керде. 2016 елда яшьләр җыелма командасы капитаны була.[4]

Фәнүзә Кадыйрова 2015 елдан башлап Россиянең өлкәннәр җыелма командасы өчен чыгыш ясый. 2016 елгы дөнья чемпионатының бронза призеры, шулай ук 2015 һәм 2017 еллар чемпионатларында катнаша. 2017 елгы кышкы Универсиада җиңүчесе була.

2022 елгы Пекин Олимпиадасында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 4 февралендә Кытай башкаласы Пекинда башланган Кышкы Олимпия уеннарында Россиянең хоккей буенча хатын-кызлар командасында Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» клубы исеменнән һөҗүмче буларак чыгыш ясый. Пекин Олимпиадасы ― Ф. Кадыйрова өчен икенче Олимпия уеннары. 2018 елда Россия командасы составында Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узган XXIII Кышкы Олимпия уеннарында катнашкан[5].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе Фәхим Кадыйров һәвәскәр дәрәҗәдә хоккей уенчысы була. Абыйсы Булат Кадыйров, НХЛ-да Әлмәтнең "Спутник" командасы өчен уйнаучы була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ссылки[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]