Фәридә Харрасова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Харрасова latin yazuında])
Фәридә Харрасова
Туган телдә исем Фәридә Заһир кызы Харрасова
Туган 27 декабрь 1971(1971-12-27) (52 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре рәссам-иллюстратор
Җефет Ләис Зөлкарнәй
Балалар уллары Сөләйман, Йосыф, Даут, кызы Мәрьям
Сайт Farida Kharrasova

Фәридә Харрасова, Фәридә Заһир кызы Харрасова (1971 елның 27 декабре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) – рәссам-иллюстратор, «Идел» (1992―2000), «Татарстан» (2003―2009) журналларының баш рәссамы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елның 27 декабрендә Казанда туган. Әнисе – табибә, кызын ялгызы тәрбияләп аякка бастыра. Әби-бабасының авылы – Бөгелмә районы Димескәй авылы. Бабасы Халит Нәгыймуллин, сугыш ветераны, колхоз рәисе булган. Фәридәнең балалар бакчасыннан ук рәсем ясарга һәвәслеге була. Әкиятләр укырга, аларның рәсемнәрен карарга ярата. Физика-математика юнәлешендәге мәктәп белән беррәттән, сәнгать мәктәбен, 1993 елда Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлый, квалификациясе – рәссам-декоратор. Икенче курста укыган вакытта ук «Ялкын», «Идел» журналларында иллюстратор буларак эшләгән. Дүртенче курста, «Идел» журналына баш рәссам итеп чакыралар, 1992-2000 елларда «Идел» журналында баш рәссам була. 2003-2009 елларда «Татарстан» журналында баш рәссам вазифасын башкара. 2000-2002 елларда «Оазис» журналында рәссам-дизайнер була. 2007-2011 елларда «АртЭко» галереясында ефәктә рәсем ясау укытучысы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп илһам чыганагы – табигать. Салкын төсләрне (зәңгәр, шәмәхә) ныграк үз итә. Ефәктә (батикта) ясалган картиналар – иҗатында төп юнәлешнең берсе[2]. Башта картиналар ясый, яулык-шәлләргә бизәкләр сала, аннан соң зур тукымаларда эшләргә керешә. Соңгы елларда күбрәк рәссам-иллюстратор буларак эшли, Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә. График-рәссам буларак, күп кенә китапларны бизәгән. Соңгы эшләренең берсе – Шәүкәт Галиевның балалар өчен шигырьләр китабын бизәгән. Шагыйрь Ләис Зөлкарнәй китапларын да бизәгән.

Атнасына өч тапкыр үзенең студиясендә дәресләр үткәрә[3].

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда ике шәхси күргәзмәсе узган. Җәйге Универсиада вакытында (2013), Мәдәни Универсиада кысаларында, Казан кремленың Ислам мәдәнияте музеенда заманча батикта татар орнаменты темасына «Көмеш болын» (рус. Шелковый ветер в серебряных лугах) дип аталган күргәзмәсе эшләгән[4] Анда рәссамның ефәктән эшләнгән әйберләре тәкъдим ителгән[5].

2014 елда Ә. Мәҗитовның сәнгать галереясында шагыйрь Ләис Зөлкарнәй шигырьләре буенча әзерләнгән «Мәңгелектә исә җил» (рус. Ветер вечности) дип аталаган күргәзмәсе уза[6].

Күп иҗат эшләре шәхси кулларда, шәхси тупланмаларда саклана[7].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире – шагыйрь Ләис Зөлкарнәй (Ләис Мәүлит улы Харрасов, 1962 елгы). «Ялкын» журналында бергә эшләгәндә танышканнар. Олы уллары Сөләйман (28 яшьтә), кызлары Мәрьям, уллары Йосыф, Даут.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Таңсылу Габидуллина. Шагыйрь һәм рәссамның бәхетле дуэты. «Гаилә һәм мәктәп», 2022 ел, август, 2-5нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]