Харис Мәүләшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харис Мәүләшев latin yazuında])
Харис Мәүләшев
Туган телдә исем Харис Мәүләш улы Мәүләшев
Туган 12 август 1926(1926-08-12) (97 яшь)
Татар Чүтие, Кайбыч районы, ТАССР
Ватандашлыгы СССР, РФ
Һөнәре сопер
Бүләк һәм премияләре II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен» медале

Мәүләшев Харис Мәүләш (рус. Мавляшев Харис Мавляшевич; 12.08.1926, Татар Чүтие, Кайбыч районы, ТАССР) — Бөек Ватан сугышы катнашучысы, сапер, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Японияне җиңгән өчен» медале иясе.[1]

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәүләшев Харис Мәүләш улы 1926 елның 12 августында Татарстан АССРның Кайбыч районы Чүти авылында туа.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң колхозга эшкә китә.

1943 елда Харис Мәүләш улы Совет Армиясенә алына. 1045 укчы полкы составында Байкал арты фронтының 85 аерым укчылар батальоны составында хезмәт итә.

1945 елның Маньчжур операциясендә, Совет Кораллы Көчләре һәм Монгол халык-революцион армиясенең гаскәрләренең 1945 елның 9-19 августында Совет-япон сугышында, 1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышының йомгаклау этабында катнаша.[1]

Сугыш тәмамланганнан соң Харис Мәүләш улы Сахалинда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Диңгез пехотасында сапер була, шартлаткыч җайланмалар (Япон милитаристларының мирасы) юк итүдә катнаша.

1950 елның 15 апрелендә Мәүләшев Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнә.[1]

1964 елның маеннан Канаш вагон ремонтлау заводының торак-коммуналь бүлегендә эшли.

1986 елда пенсиягә чыга, аның хезмәте күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән билгеләп үтелә. Мәүләшев яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша.

Хәзерге вакытта Харис Мәүләш улы Мәүләшев Канаш шәһәрендә яши.[1] 2 баласы, 4 оныгы бар.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]